Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыер сөте куллану күкрәк яман шеше китереп чыгарырга мөмкинме?

Галимнәр сөт куллану белән онкология куркынычы артуда бәйләнеш тапкан.

news_top_970_100
Сыер сөте куллану күкрәк яман шеше китереп чыгарырга мөмкинме?
pixabay.com

Америка галимнәре сөт ризыклары куллану һәм күкрәк яман шеше арасында бәйләнеш тапкан. Бу хакта «Ридус» басмасына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Белгечләр бу бәйләнешне сөттә сыерның җенес гормоннары булу белән аңлата һәм сөтне үсемлек аналоглары белән алмаштырырга тәкъдим итә.

Алар китергән мәгълүматларга караганда, көненә нибары 1/3 стакан сыер сөте куллану да хатын-кызларда күкрәк яман шеше барлыкка килү куркынычын 30 процентка арттыра. Көненә бер чынаяк сөт куллану - 50, ике-өч стакан эчү 70-80 процентка арттыра.

Тикшеренүчеләр Америкада яшәүче 53 мең хатын-кызның туклану үзенчәлекләрен өйрәнгән. Башлангыч этапта аларның берсендә дә рак булмаган. Алар рационнары, физик активлыклары, начар гадәтләре, эчкән дарулары, гаиләләрендә онкология белән авыручылар турында сөйләгән. Шулай ук сөт бизе яман шешенә скрининг һәм гинекологик тикшеренүләр турында белешмәләр тапшырганнар.

Сигез елдан соң 1057 хатын-кызда күкрәк яман шеше барлыкка килгән. Галимнәр соя сөте, йогырт, сыр белән бәйләнеш тапмаган. Ләкин гадәти сыер сөт куллану белән онкология куркынычы артуда бәйләнеш тапканнар.

Тикшеренү авторы Гэри Фрейзер моны сөте сатуга чыккан сыерларның 75 проценты буаз булу белән аңлата. Шулай ук сөт һәм терлек аксымының башка чыганакларын куллану кайвакыт канда үсү гормоны артуга китерә. Бу яман шешнең кайбер төрләрен китереп чыгара дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100