news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыер мае яман шеш китереп чыгарамы?

news_top
Сыер мае яман шеш китереп чыгарамы?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Америка галимнәре сүзләренчә, сыер мае канда начар холестерин күләмен арттыра, бу – төрле авырулар китереп чыгара. Алар үсемлек майларына күчәргә тәкъдим итә. Диетолог Лидия Ионова сыер мае чыннан да зыянлымы икәнен сөйләгән. Бу турыда «Вечерняя Москва» яза.

Аның сүзләренчә, эш аерым бер ризыкта түгел, ә кешенең туклану структурасында. Шулай да сыер маенда файдалы әйберләр чыннан да күп түгел. Бу ризыкта туендырылган майлар бар. Ә үсемлек майлары структурасы (зәйтүн, көнбагыш, чикләвек мае) башка төрле – аларда туендырылган майлар урынына политуендырылган омега-3 һәм омега-6 майлы кислоталары була.

«Болар барысы да майлар булуга карамастан, алар бөтенләй бертөрле түгел һәм безнең организмда төрлечә эшлиләр», – ди эксперт.

Әгәр кеше туендырылган майларны күп кулланса, бу – сәламәтлек белән проблемалар, шул исәптән онкология китереп чыгаруы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар