news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыер көтүенә бүре һөҗүм иткән

news_top
Сыер көтүенә бүре һөҗүм иткән
видеодан скриншот

Башкортстанның Гафури районындагы бер авылда тыныч кына үлән утлап йөргән сыер көтүенә бүре һөҗүм иткән. Әлеге видеоны «Уфа Башкортстан» төркеменә куйдылар.

Малларга ташланган бүрене күреп алган көтүче бик куркыныч тавышлар белән сүгенеп, кычкырып җибәрә. Видеоны караучыларның игътибарын да, бүреләрнең көпә-көндез авыл янындагы көтүгә килүе түгел, ә менә көтүченең эмоцияләре җәлеп итә.

«Бүре мораль зыян өчен дәгъва белдерергә китте»;

«Бүре үзенең шундый икәнлеген белмәгәндер дә әле»;

«Безнең башкортлар бүрегә дә, аюга да котын алганчы акыра белә, Аллага шөкер»;

«Бүрене моңа әзерләмәгәннәр иде»;

«Бүреләр әле дә бу мужиктан куркып чабалар, ди. Инде чикне дә узганнар икән. Аларның үз гомерләрендә мондый түбәнсетә торган сүзләрне ишеткәннәре булмаган», – дип язалар алар бу хәлне көлкегә алып.

Ерткыч йорт хайваннарына зыян салырга өлгермәдеме икән, дип борчылучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар