news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыер ите белән яшелчәләрдән төсле салат рецепты

news_top
Сыер ите белән яшелчәләрдән  төсле салат рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Бу салатны «Тблиси» дип тә атыйлар. Мин аны гади генә сыер ите белән яшелчәләрдән салат дип әйтәм. Төсле матур, тәмле, туклыклы килеп чыга.

Салат өчен: пешкән сыер ите, шәмәхә суган, кыяр, помидор, татлы борыч (сары), ачы борыч (төелгән кызыл борыч), консервланган борчак (кукуруз белән алмаштырырга мөмкин), сарымсак, тоз, соя соусы, үсемлек мае.

Ингредиентларны үзегез теләгән күләмдә алырга, шакмаклап яки озынча итеп турарга. Сарымсакны сыткычтан чыгарырга, өстенә кайнар үсемлек мае салып, «уятып» алырга. Яхшылап болгатырга һәм салат әзер!

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар