Сыер асрау табышлымы: Тәтеш районында күп мал асраучы Гафиятовлар гаиләсендә кунакта
Сәгыйть Рәмиевның «Авыл» шигыреннән «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш» юллары һәр авыл кешесенә дә якындыр. Әлеге сүзләрне тормыш девизы итеп кулланучылар да бар. Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында гомер итүче Гафиятовлар гаиләсе шундыйлардан. Бу гаилә 20 елдан артык мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә.
Авылда Гафиятовларны «үрнәк гаилә» дип атыйлар. Үзем дә, шушы авылныкы буларак, әлеге фикер белән тулысынча килешәм.
Әңгәмәне гаилә башлыгы – Фәннур әфәнде белән башларга булдым.
«Урлап алып кайттым...»
– Фәннур абый, Хамисә апа белән ничек таныштыгыз?
– Без Хамисә белән бер урамда уйнап үстек. Дуслар булып йөрдек, ә үсә төшкәч, бер-беребезне яратуыбызны аңладык, шуннан очрашып йөри башладык. Хамисә миңа үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән ошады. 5 ел очрашып йөргәннән соң , Хамисәне мәңгегә үземнеке итәсем килде – мин аны урамга кич утырырга чыккан җирдән урлап алып кайттым. 2001 елның февралендә никах укыттык.
2 улыбыз бар. Олы улыбыз Радикка 23 яшь тула, узган ел киленебез Язиләгә өйләнде, безне кызлы итте. Хәзерр Казанда торалар. Икенче улыбыз Салаватка 19 яшь, ул Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә икенче курста укый. Балалар ял көннәрендә кайтып, безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Алар – безнең булышчыларыбыз, иң ныклы терәгебез. Ә без исә, өчәү – әнием, тормыш иптәшем белән аларны һәрвакыт колач җәеп көтеп торабыз.
– Күпләп терлек асрауга керешүегез турында сөйләгез әле.
– Иң башта 2 сыерыбыз гына бар иде. Хамисә белән өйләнешкәч, сыерларны арттыра башладык. Үзебезнең тана бозауларны калдырдык, сыерлар саны елдан-ел арта барды.
Хәзер 21 савым сыерыбыз бар. 1 сыердан тәүлегенә 17-18 литр сөт савабыз. Сыерны тормыш иптәшем 2 сыер саву аппараты белән 1,5-2 сәгать эчендә сава. Җәй көне сыерлар тышкы киртәдә савыла, ә кыш – эчтә.
– Сөтне кая тапшырасыз? Ничә сумнан алалар?
– Сөтне «Нур» агрофирмасына тапшырабыз, литры 25 сумнан.
– Җәй көне сыерларны көтүгә чыгарасызмы?
– Безнең аерым көтүлегебез бар. Беренче, гадәттәгечә, көтүне үзебез көтә идек, хәзер исә соңгы 4-5 елда көтүне «электропастух»ка чыгарабыз. Иртәнге сәгать 6дан кичке 5кә кадәр сыерлар көтүдә йөри. Көтү җирендә азык беткәч, сыерларны чыгармый башлыйбыз.
– Кыш чыгу өчен сыерларга күпме азык әзерлисез?
– Безнең үзебезнең 60 гектар җиребез бар, шуның 30 гектары – үләнгә, 30 гектары – икмәккә дип бүленгән. Җитмәслек булса, саламны «Нур» агрофирмасыннан да сатып алабыз. Үткән елны һава торышы яңгырлы булгач, силос салдык, бу эштэ безгә агрофирма ярдәм итте. 21 сыерга көненә 2,5 центнер икмәк (фураж) кирәк. 3 көнгә 1 түк печән һәм 2 көнгә 1 түк салам ашатабыз. Тагын терлекләр булгач, азыкны күп әзерләргә кирәк.
– Печән, салам, икмәк бәяләре белән ничек соң?
– Чама белән әйткәндә, саламның рулоны – 450 сум, печәннең – 1500. Агрофирмада арпаны 10 сумнан, ә бодайны 11 сумнан саталар.
– Сыерларга прививкаларны кай вакытта ясыйлар?
– Барлык кирәкле прививкаларны яз-көз айларында ветеринарлар килеп ясый: түләмә, лейкоз һәм башка авыруларга каршы. Ел дәвамында 1 сыерга прививкалар ясау чама белән 600 сумга чыга. Аның яртысы субсидия белән кайта.
– Ә сыерларга ничә сум субсидия аласыз?
– Сыерларга субсидия аларның баш санына карап түләнә. Сыер күбрәк булган саен – субсидия дә күбрәк. Безнең 1 сыерга 4000 субсидия һәм, шуңа кушып, прививкалар өчен 300 сум кире кайта, барлыгы 4300 сум килеп чыга.
– Дәүләт тарафыннан мал тоту өчен тагын нинди ярдәмнәр бар?
– Безгә 2017 елда, мини ферма ясау өчен, 200 мең акча биргәннәр иде. Дәүләт сыер саву аппараты бирсә – бик әйбәт булыр иде. Төзегән киртәләр дә искерә бит. Күп мал асраучыларга акчалата ярдәм артык булмый инде...
– Ничек уйлыйсыз, мал асрауның файдасы бармы?
– Әлбәттә, авыл җирендә мал асрауның файдасы бар. Мал асрап: итен, сөтен сатып көн күрәбез инде.
– Ә итне ничә сумнан сатасыз?
– Итнең бәясе үзгәреп тора инде. Бүген килосы 480 сум тирәсе.
Без әле тагын үгезләр, бозаулар да асрыйбыз. 2 атыбыз бар, кош-кортыбыз да күп. Казларны бастырабыз, анысы белән алдан әни шөгыльләнә иде, аннары улыбыз Салаватка калды, хәзер, Казанда укуы сәбәпле, бу эшне әнисе белән бергә башкаралар. Олы улыбыз Радик атлар ярата, ел саен тайлар алып үстерә.
«Миңа калса, иң мөһиме – ул авылны ярату, аны үстерү теләге көчле булу...»
Фәннур абыйның тормыш иптәше Хамисә апаның уңганлыгына инану өчен, күпләгән диплом, грамоталарына күз салу да җитә. Өйдә күп мал асрауга өстәп, ул әле «Нур» агрофирмасында сыер савучы булып эшли. Гаилә учагын саклау да, гадәттә, хатын-кыз өстенә төшә бит әле.
– Хамисә апа, көн тәртибегез нинди?
– Мин иртәнге сәгать 3тә торам, үзебезнең сыерларны савам да эшкә – фермага китәм. 8ләрдә эшне бетереп кайтам һәм көндәлек хатын-кыз эшләрен башкарам. Төштән соң сәгать өченче яртыларда кабат эшкә – фермага төшеп китәм, аннан 6да менәм һәм үзебезнең сыерларны савам.
– Гаҗәп! Әле, шуның өстәвенә, төрле бәйгеләрдә дә катнашырга вакыт табасыз, бу бәйгеләр турында сөйләп китегез әле.
– Сыер саву аппаратын сүтеп җыю буенча конкурсларда күп тапкырлар катнашып урыннар яулаганым бар. Шулай ук быел Апас районында үткәрелгән «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнаштым. Безнең Тәтеш районыннан без икәү – Адайкина Маргарита белән финалга уздык һәм Казанга, Муса Җәлил исемендәге опера театрына бардык, сыйлап, хөрмәтләп кайтардылар безне.
– Сезнең эштән соң буш вакытыгыз каламы соң? Аны ничек үткәрәсез?
– Буш вакыт бераз булса да кала инде. Без аны гаилә белән үткәрәбез: табигать кочагына чыгабыз, шашлык пешерәбез, туганнар белән кунакка йөрешәбез. Кыш көннәрендә үзебез өчен традиция керттек: кардан сыннар ясыйбыз, өйне төрле төсле утлар белән бизибез. Аннары район күләмендә үткәрелә торган конкурста катнашабыз, инде ничә ел рәттән призлы урыннар алып киләбез.
– Сезнең өлгерлегегезгә сокланып туеп булмый, Хамисә апа! Сезнеңчә, авылда яшәүнең уңай һәм тискәре яклары нинди?
– Авылда яшәү рәхәт инде! Уңай якларына килгәндә, барысы да үзеңнеке бит инде – ите, сөте, бәрәңгесе, мае… Барысы да хәләл. Авылның чиста һавасы гына да ни тора бит! Иң мөһиме: авылда яхшы яшәү өчен, эшкә иренмәскә кирәк. Тискәре якларын әйтә дә алмыйм, без барысы белән дә канәгать булып, шөкер итеп яшибез.
– Сезнең башыгызга «авылдан китәсем килә, бу – минеке түгел» дигән уйлар килгән юкмы?
– Юк, мин шәһәрнең һавасын да, андагы шау-шуны да яратмыйм. Миңа да, тормыш иптәшемә дә авылда яшәргә бик ошый!
– Авыллар яшәсен, яшьләр авылда калсын өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?
– Авылда эш ягы гына какшый инде… Бер караганда, үзеңә җир алып, шунда да эшләп була. Миңа калса, иң мөһиме – ул авылны ярату, аны үстерү теләге көчле булу.
«...үзеңә кызыклы булган эшне башкару рәхәт кенә»
Фәннур әфәнде каз бастыру белән уллары Салават шөгыльләнүе турында әйткән иде. Анардан әлеге процесс турында тәфсилләп сөйләвен сорадым.
– Башта каз бастыру белән дәү әнием шөгыльләнә башлады. Ул урамда казларның йомырка салырга җыенып ятуларын күргәч, аларны өйгә алып кереп, һәрберсенә аерым җылы оя булдырып, 2 көнгә 1 йомырка салырга өйгә алып керә иде, ә аннары казлар үзләре белеп өйгә керергә «сорыйлар» иде. Каз 10-11 йомырка салгач, басарга әзерләнә, йонын коя, ояда озаграк утыра башлый. Баса башлагач, казлар көнгә 1-2 тапкыр урамга чыгып керәләр, ашыйлар. Моны дәү әни карап, контрольдә тотып тора иде.
Хәзер исә урамда да казларга җылы урыннарыбыз бар. Казлар март аенда йомырка сала башлыйлар, һәм барысы да югарыда сөйләгәнчә бара. Әле шунысын әйтергә кирәк: баса башлагач 1 атнадан соң йомыркаларның буш түгелме икәнен карап була.
– Йомыркаларның буш түгелме икәнен ничек тикшерәсез?
– Моның өчен йомырканы алып, яктылыкка куеп карыйсы, шуннан барысын да аңлап була. Элегрәк моны кояштан төшкән яктылыкка куеп, яисә лампочкага китереп тикшергәннәр. Ә хәзер мин моны фонарь белән генә карыйм.
– Гаиләгездә күп мал асрагач, сиңа эш күп эләгәдер?
– Эш бар инде, тик мин зарланмыйм. Миңа мал-туар асрарга, кош-корт карарга үземә дә бик кызыклы. Ә үзеңә кызыклы булган эшне башкару рәхәт кенә!