Дагыстанда авариядә берьюлы 8 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Пассажир автобусы 12 октябрьдә Әстерхан-Махачкала трассасыннан барганда авариягә очрый.
Якынча белешмә буенча, «Газель» автобусында йөртүче һәм 7 пассажир була. Автобус юлда басып тора торган сыерга бәрелә. Аннары автобус юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.
Салондагы кешеләр барысы да имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар. Сыерның язмышы турында белешмә юк, диелә бу хәбәрдә.