Инстаграмда дөрес туклану буенча марафоннар алып баручы Айгөл сыек пылау (мастава) рецепты белән бүлешкән:
Ярымтүгәрәкләп туралган суганны ат маенда яки зәйтүн маенда ике минутлап кыздырабыз, туралган сыер ите өстәп, тагын 10 минут кыздырабыз, аннары шакмаклап туралган кишер, шалкан (мәҗбүри түгел), болгар борычы, бәрәңге, помидор өстибез.
Барлык яшелчәләрне салып томалап пешерәбез, аннары су өстәп ит пешеп беткәнче кайнатабыз, ахырда юылган дөге салабыз һәм бүрткәнче пешерәбез.