Тән тиресен яшәртә торган сөяк шулпасын пешерү тәртибен «АиФ» газетасында язалар.
Сыер сөякләрен кимендә 8 сәгать (хәтта 24 сәгатькә кадәр), ә кош һәм балык сөякләрен 2 тапкыр кимрәк вакыт пешерәләр.
Коллаген – нәзберек аксым
Тиренең һәм тукымаларның эластиклыгы, шомалыгы, җыерчыклар булмау күп очракта нәкъ менә коллаген белән бәйле – ул сөякләрдә, сеңерләрдә, кимерчәкләрдә була торган махсус аксым. Сөяк һәм буыннар сәламәтлеге дә аның торышына бәйле.
Коллаген – үзенчәлекле аксым. Ул аминокислоталар ягыннан ярлы булса да, аның составында глицин, лизин, пролин, лейцин, гидроксипролин һәм гидроксилизин бар – аларны башка аксымнардан җитәрлек күләмдә алу авыр. Бу матдәләр тоташтыру тукымаларын яңарту өчен кирәк.
Тик шунысы бар: сез сөяк кимерчәген яратып ашасагыз да, бу матдәләр начар үзләштерелә, чөнки коллагенны ашказаны бик авыр эшкәртә. Шуңа күрә безгә әлеге аминокислоталарны чиста рәвештә яки өлешчә эшкәртелгән коллаген рәвешендә (пептидлар рәвешендә) кабул итәргә кирәк.
БАДлардагы порошок рәвешендәге коллаген – нәкъ менә шул пептидлар. Алар бик кыйммәт, тәме дә әллә ни түгел. Әмма охшаш файдалы составны өй шартларында үзегез дә ясый аласыз – моның өчен сөяк шулпасы пешерү җитә. Күп кенә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар нәкъ шулай эшли: сөяк шулпасын үзләре пешерәләр, катырып саклыйлар һәм кирәк чакта җылытып эчәләр – тәмле дә, файдалы да.
Сөяк шулпасы һәм гадәти шулпа аермасы
Классик шулпа, гадәттә, итле сөякләрдән ясала, ә сөяк шулпасы – бары тик сөякләрдән генә пешерелә. Сөякләр нинди булса да ярый: сыер, кош, балык. Иң мөһиме – аларда буын, кимерчәк, сеңер һәм тире булсын.
Икенче зур аерма – пешерү вакыты. Сөяк шулпасы бик озак пешерелә – кайчак 8 сәгатьтән алып тәүлек буена кадәр. Бу вакыт эчендә коллаген җимерелеп, пептидларга әверелә. Асылда, сөяк шулпасы – итсез суытылган холодец кебек.
Моннан тыш, сөяк шулпасы глюкозамин, хондроитин һәм гиалурон кислотасына бай – болар буыннар өчен дәва бирә торган матдәләр. Шулай ук анда кальций, фосфор һәм магний күп була – алар сөякләрдән шулпага чыга.
Ничек пешерергә
Кирәк
- 1,5-2 кг сөяк (кимерчәкле, сеңерле, тиреле булса яхшырак)
- су – сөякләрне тулысынча капларлык
- 2 аш кашыгы табигый серкә (спиртлы, йөзем яки алма серкәсе)
- тәмләткечләр һәм яшелчәләр: лавр яфрагы, сельдерей, кара һәм хуш исле борыч, розмарин һ.б.
- суган, кишер
- тоз (теләгәнчә, азрак булса файдалырак).
Пешерү тәртибе
- Сөякләрне яхшылап юыгыз.
- Теләсәгез, аларны 180 °C температурада мичтә 30-40 минут тотыгыз – бу тәм өсти.
- Сөякләр өстенә салкын су салып, кайнатырга куегыз.
- Кайнап чыкканнан соң утны киметеп, иң түбән температурада кимендә 8 сәгать пешерегез. Өстенә чыккан күбекне даими алып торыгыз.
- Пешерүнең соңгы сәгатендә тәмләткечләр һәм яшелчәләр өстәгез.
- Әзер шулпаны сөзегез, суытып, контейнерларга салыгыз һәм суыткычка куегыз.
- Өстендәге май катламын туңгач алыгыз – бу шулпаны диетик итә.
- Шуннан соң шулпаны катырып сакларга мөмкин – ул 6 айга кадәр бозылмый.
Бу – җиңел, әмма бик файдалы рецепт тән тиресенә яшьлек бирә, буыннарны ныгыта һәм тәнгә энергия өсти, диелә хәбәрдә.