Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешү өчен яшәргә, эшләргә, язарга, укырга тиеш»

news_top_970_100
«Без махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешү өчен яшәргә, эшләргә, язарга, укырга тиеш»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Конкурс игълан итү генә аз»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында киләсе елны Татарстанда «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә «Татмедиа» агентлыгы «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» патриотик әдәби конкурсы уздырырга булды.

«Конкурс игълан итү генә аз. Иҗади кешеләрне җәлеп итеп, конкурсны оештыру турында фикер алышырга кирәк. Бу түгәрәк өстәлнең бурычы шунда», – дип аңлатты «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Төп максат – бу процесска Татарстанның иҗади көчләрен җәлеп итү. Хәзерге вакытта конкурсны уздыру турындагы нигезләмәнең кайбер детальләре эшләнү этабында, әмма киләчәк әсәрләрнең темасы һәм конкурсның максатлары билгеле.

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерүгә, ТР дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә, талантлы авторларны ачыклауга, шулай ук Татарстанда заманча әдәбият әсәрләрен күбәйтүгә юнәлдерелгән.

Әсәрләрнең төп темасы – махсус хәрби операция бурычларын хәл итү барышында Татарстан кешеләренең фидакарьлеге, батырлыгы, каһарманлыгы, патриотизмы.

Конкурс нигезләмәсенең йомгаклау варианты эшләнә. Аның старты 2024 ел ахырына планлаштырылган, ә йомгак ясауны 2025 елга – Җиңү көненә туры китерергә җыеналар.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Әгәр кеше автоматны кайсы яктан тотарга икәнен белми икән, бу турыда роман яза алмаячак»

Махсус хәрби операция барган вакытта Татарстанда әлегә кадәр бу темага әдәби конкурслар уздырмадылар. Хәтта аксакаллар өчен дә бу тема гади түгел, ди язучы Ринат Мөхәммәдиев.

«Мин Россия Геройлары һәм хәрбиләргә ярдәм итүче кешеләр белән яхшы аралашам. Язмышларына битараф булырга ярамый торган геройлар бар. Нәрсә турында язарга мөмкин, ә нәрсә турында язарга ярамаганын белергә кирәк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ринат Мөхәммәдиев.

«Әгәр кирәк булса, дәүләт органнары төзәтерләр, ләкин укучыларның бу темага игътибарын көчәйтергә кирәк, – диде язучы. – Без, махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешү өчен, яшәргә, эшләргә, язарга, укырга тиеш», – дип т өстәде ул.

Геройларга ачкыч табу шулай ук җиңел түгел, дип саный Мөхәммәдиев. Еш кына үз хезмәте турында сугышмаган яки сугыш хәрәкәтләренең коточкычлыгы турында башкалардан ишеткән кешеләр сөйләргә ярата. «Чын геройлар аз сүзле. Беренчедән, аларга барысын да сөйләргә ярамый, чөнки сугыш әле бара. Кайбер исемнәрне атарга ярамый, ә кемгәдер хәтта үз йөзен дә күрсәтергә киңәш ителми», – диде Ринат Мөхәммәдиев.

СВО темасына зур әдәби жанрларда язу катлаулы. «Әгәр кеше автоматны кайсы яктан тотарга икәнен белми икән, бу турыда роман яза алмаячак», – дип фикерен әйтте язучы һәм журналист Рахман Шәфигуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Моның өчен нигезләмәдә булган «роман», «повесть» һәм «хикәя» жанрларына «очерк» һәм «публицистика» жанрларын да өстәргә тәкъдим ителде. «Тирән һәм сыйфатлы публицистика романнан яхшырак та була ала», – дип аңлатты язучы Зиннур Мансуров.

«Конъюнктурщиклар безне җиңмәсен өчен»

«Безнең өйдә бабамның фронт чемоданы сакланган. Аңардан нинди чемодан һәм анда нинди трофейлар ятуы турында сорагач, ул «бу – трофейлар гына түгел, ә алтын әйберләр» дип җавап бирде. Чемоданга кулъязмалар, көндәлекләр, фронт газеталары материаллары, татар сугышчылары турында листовкалар тутырылган иде. Болар барысы да аның фронт китапларының нигезенә салынган», – дип, бабасы тарихын искә төшерде «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова.

XX гасыр уртасындагы язучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын үз күзләре белән күргәннәр һәм үзләренең истәлекләренә таянып, үз әсәрләрен иҗат иткәннәр. СВО башланганнан бирле 2 елдан артык вакыт узды, һәм бу тема бүген дә кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керә, дип билгеләп үтте язучы Равил Фәйзуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Махсус хәрби операция темасына әдәби әсәрләр конкурсының кирәклеге дә шунда: яңа авторлар үз геройларын табачак, аларның йөзләрен билгеләячәк, Мөхәммәдиев тәкъдим иткәнчә, «сәнгатьчә гомумиләштерәчәк». Бәлки, шушы вакытта язучыларның яңа буыны үсеп чыгар. Әсәрнең формасына кагылышлы Айдар Сәлимгәрәев йомгак ясады. Бу – документалистика, очерк яки хикәя булырмы – мөһим түгел. Иң мөһиме: бу талантлы итеп язылган булырга тиеш.

«Мин безнең фронтовиклар арасында язучылар бармы-юкмы икәнен белмим, әмма бездә яки башка берәүләрдә килеп чыга торган китапларның ихлас булуын теләр идем. Аннары конъюнктурчылар безне җиңде, дип әйтерлек булмасын», – дип йомгаклады Альбина Абсәләмова.

«Татар-информ»нан Җәмил Сәлимгәрәев язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100