Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Светофорда кешеләрнең кәефен күтәрәм» – Африка егете Эль Шансино татарча җырлый

news_top_970_100
«Светофорда кешеләрнең кәефен күтәрәм» – Африка егете Эль Шансино татарча җырлый
Фотолар социаль челтәрдән алынды

Модель, актер һәм җырчы-музыкант Африка егете Эль Шансино социаль челтәрдә татарча җырлаган видеосын куйган. Ир-ат машинада барганда Әнвәр Нургалиевның «Кочаклама яратмыйча» җырын башкара. Бик күңелле видео.

«Сез күз алдына да китерә алмыйсыз ничек мин светофорда кешеләрнең кәефен күтәрәм», – дип язган ул. Ничек сезгә?

Социаль челтәрдән аңлашылганча, Эль Шансино 10 еллап инде Россиядә яши, хәзер аңа 34 яшь. Аның әти-әнисе Конгода. Эль Шансино тормыш иптәше Виктория белән 2 бала тәрбияли. Эль Шансино кавер төркем дә булдырган, анда тормыш иптәше дә җырлый. Алар төрле чараларда чыгыш ясый. Ул шулай ук рекламаларда модель буларак та төшә. Аңлавыбызча, татар эстрадасын да үз итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100