Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова «Татар-информ»га Мамадышта булган фаҗигане шәрехләде.
Искәртеп үтик, Мамадышның Пузанка тавында 16 яшьлек ике кызның мәете табылды. Хәзерге вакытта аларның һәлак булу сәбәпләре һәм шартлары тикшерелә.
«Злеге хәл буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча республика һәм муниципаль комиссияләр утырышлары узды, барлык профилактикалау субъектларына бурычлар куелды. Хокук саклау органнары тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Мәсьәләне контрольдә тотабыз», – дип сөйләде Светлана Захарова.
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты республика районнарына эш сәфәрләре вакытында балаларның психологик сәламәтлеген саклау, профилактика һәм дәрестән тыш мәшгульлек чараларына аерым игътибар бирә, дип өстәде ул.
«Чираттагы тапкыр ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә: үз балагызның халәте үзгәрүне күрергә тиешле беренче кешеләр – нәкъ менә сез. Баланың кәефенә игътибар итегез, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырыгыз һәм саклагыз, гаджетларсыз гына, күзгә-күз бергә вакыт уздырыгыз. Аның көне ничек узуы, нәрсәләр мавыктыруы, кем белән дус булуы, шул исәптән интернетта кемнәр белән аралашуы турында кызыксыныгыз. Аны олы кеше дип санасагыз да, кочакларга онытмагыз», – дип киңәш итә омбудсмен.
Балага үз хисләрегезне: аның сезгә ничек кадерле, аңа ничек мохтаҗ булуыгызны, аны яратуыгызны, кадерләвегезне дә сөйләгез, дип өстәге Светлана Захарова.
Үсмерләр белән аралашканда, аларга әти-әни яратуы һәм игътибары җитмәгәнен күрәм. Әгәр үсмерне нәрсәдер борчуын, тәртибендә үзгәрешләр сизсәгез, психологка мөрәҗәгать итә аласыз. Ул алга таба нәрсә эшләргә икәнен аңлата», – диде ул.
Республикада яшүсмерләр клублары, яшьләр мәйданчыклары, өстәмә белем бирү оешмалары һәм спорт секцияләре эшли, аларда балалар буш вакытларын файдалы уздыра, яңа дуслар таба ала. Анда эшләгән белгечләргә баланың хәле үзгәргәндә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип өстәде Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Сораулар туганда 8-843-236-61-64 телефоны буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (тәүлек әйләнәсе, аноним рәвештә һәм бушлай) эшли – бу балага иң кулай ярдәм линиясе, диде Светлана Захарова.
Шулай ук тәүлек буе эшли торган бердәм ышаныч телефонына – 8-800-5552-220 һәм «бала куркыныч астында» линиясенә 123 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.