news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Светлана Лобода Шереметьево аэропортында зур җәнҗал чыгарган

Пассажир Лобода VIP-сервис эшенә ачуы чыгып, сүгенеп кычкыра башлаган.

news_top
Светлана Лобода Шереметьево аэропортында зур җәнҗал чыгарган

Танылган җырчы Светлана Лобода Мәскәүнең Шереметьево аэропортында зур җәнҗал чыгарган. Бу турыда аэропортның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Светлана Лобода кызы һәм бала караучысы белән Маледан кайткан һәм VIP-залга кергән. Лобода кызы белән бизнес-класста, бала караучы эконом-класста очып кайткан. Шуңа күрә Лободага бераз көтеп торырга туры килгән. Чик буе контроле процедурасын ул биш минутта узган. Моны видеокүзәтү камералары язмасы раслаган.

Шулай булуга карамастан, Светлана Лобода VIP-залда җәнҗал чыгарган. Ул үзенең җырларын яратуларын искәртә. Шул килеш тә аңа әйбәтләп хезмәт күрсәтмәүләренә ачуы килә. Лобода балалар һәм башка пассажирлар каршында сүгенеп кычкырынган, диелгән әлеге хәбәрдә.

 Шереметьево вәкиле әйткәнчә, бу гамәлләр Россия законнарын бозу булып санала.


Светлана Лобода "Суперстар", "Твои глаза", "Лети" һәм башка җырлары белән танылды.



Декабрь азагында Светлана Лобода инстаграмдагы сәхифәсендә "Каникулга барасым килә", дип язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар