Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Светлана Арбуллина карындагы 5 айлык баласын югалткан: «Ротовирус...»

news_top_970_100
Светлана Арбуллина карындагы 5 айлык баласын югалткан: «Ротовирус...»
Фото: © социаль челтәрдән

Башкортстан блогеры Светана Арбуллинаның бик авыр вакыты – ул йөклелегенең бишенче аенда карындагы баласын югалткан. Светлана социаль челтәрләргә хастаханәдән видеолар куйды. Авыр вакыйганың нечкәлекләрен Телеграм-каналында сөйләде.

«Февраль… Мин Илфатка дүртенче тапкыр уңай җавап турында тест күрсәтәм.

Безнең искиткеч 3 балабыз бар, һәм без яңа йортыбызда тагын бер нәни булыр дип хыялланган идек. Бу – шул дәрәҗәдә көтеп алынган йөклелек иде, бәхетебезгә күз тияр дип куркып, мин бу хакта блогымда да сөйләмәдем. Инде бишенче ай бара иде. Бу – идеаль йөклелек булды. Токсикоз, борчылулар, дарулар һәм уколларсыз. Авырга узар алдыннан, Илфат белән витаминнар һәм минераллар эчтек.

Беренче скрининг баланың сау-сәламәт булуын күрсәтте.

Шул ук көнне Алим балалар бакчасыннан ротовирус алып кайтты. Без аны башта мандаринга аллергия дип уйлаган идек. Әмма юк… Моны сөйләве бик авыр. Әлеге вирусның нәтиҗәләре аянычлы булды. Балабызны йөрәге түзмәде, һәм ул карында вакытта вафат булды.

Минем беркайчан да аборт ясатканым да, йөклелегем өзелгәне дә булмады. Һәм моны үз башыннан кичермәгәннәр әлеге тәмуг аша узган хатын-кызларны беркайчан да аңламаячак.

Көтеп алынган балаңны югалту ничек авыр икәнлеген мин хәзер яхшы аңлыйм. Дошманыма да теләмәс идем.

Хәзер син безнең фәрештәбез, туарга өлгермәгән улыбыз Азиз», – дип яза Светлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100