Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Свердловскидан мобилизацияләнгәннәргә дезертирлык өчен нинди җәза биргәннәр?

news_top_970_100
Свердловскидан мобилизацияләнгәннәргә дезертирлык өчен нинди җәза биргәннәр?
e1.ru сайтыннан

Ирбитта дезертирлыкта гаепләнгән мобилизацияләнгәннәрне җәзага тартмаска булганнар. Аларга кисәтү ясалган һәм аларны төрле бүлекләргә таратканнар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов үзенең Телеграм каналында хәбәр итте. Ул мобилизацияләнгәннәр җибәрелгән бүлекнең җитәкчелеге белән сөйләшә алган. Бу хакта E1.RU сайты хәбәр итә.

«Ачыктан-ачык сөйләштек. Командирлар каршы килмәде. Егетләрне әлегә җаваплылыкка тартмаячаклар. Аларга соңгы кисәтү ясалды. Гаепләнүчеләрне төрле подразделениеләргә җибәрделәр, профилактик сөйләшүләр уздырылды», – диде Максим Иванов.

Аның сүзләренчә, бу җәнҗалны чыгарган кеше белән контрразведчиклар аерым сөйләшкән, аңа тәҗрибәле контрактникны «старший» итеп билгеләгәннәр. Ирләре командование булмауга һәм ризык китермәүгә зарланган хатын-кызлар хаклы булмауларын таныды.

«Хатын-кызлар бу хәлне ачыклап бетермичә эш итүләрен таныды. Без бу низагны алга таба күпертмәскә, ә киресенчә, аларның ирләренә ярдәм итәргә булдык. Ирбит районы буенча шундый гайбәт тә тарала башлады: алар (мобилизацияләнгәннәр) ташланган, ризыксыз, сусыз һәм медикаментларсыз калган, диләр. Барысы да шулай әйтелде бит. Ә без бу хәлнең асылын аңлаткач, Ирбиттагы халык нормаль кабул итте, хатын-кызлар да аңлады», – дип аңлатты Максим Иванов.

Алдарак E1.RU редакциясенә Ирбиттан мобилизацияләнгән 29 кешенең хатыны мөрәҗәгать иткән. Алар ирләренең ярдәм соравын әйткән, аларны ач килеш калдырганнар һәм хәзер төрмә белән яныйлар, дип зарланган. Максим Иванов призывникларның дезертирлыкта гаепләнүен әйтте. Ә Свердловск өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Мерзлякова Свердловск хәрбиләре арасында дезертирлар булмавын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100