Свердловск өлкәсендә «Яраткан моңнар» татар җыры бәйгесенең 35 еллыгын бәйрәм иттеләр
Свердловск өлкәсенең Аракай авылында «Яраткан моңнар» регионара татар җыры бәйгесе узды. Төбәктә татар халык иҗатының иң борынгы һәм абруйлы проектларының берсе булган әлеге бәйге үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул төрле буын вәкилләрен берләштереп, тамашачыларга милли мәдәниятнең чын бәйрәмен бүләк итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйгенең тарихы 1991 елда башлана. Ул Свердловск шәһәренең татар активистлары һәм Таһир Солтанов җитәкчелегендәге «Мирас» өлкә татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге инициативасы белән оештырыла. Проектка Элеонора Комарова җитәкчелегендәге Өлкә халык иҗаты үзәге дә ярдәм күрсәтә.
2014 елдан башлап бәйге Аракай авылындагы Милли мәдәни комплекста даими үткәрелә башлый һәм регионара дәрәҗәгә күтәрелә. Бәйгедә катнашучыларның яшенә чикләүләр юк. Быел иң яшь катнашучы — Алапаевск шәһәреннән Екатерина Гусевага 16 яшь. Милләте буенча ул рус кызы, әмма татар мәдәниятен өйрәнә һәм татар җырларын яратып башкара.
Иң өлкән катнашучы — Шакир Гобәевка 81 яшь. Ул җырчы гына түгел, шигырьләр һәм көйләр дә иҗат итә, акварель белән рәсем ясый, «Сардария» ансамблендә чыгыш ясый. Ике катнашучы да махсус призлар дипломнарына лаек булды.
Жюри рәисе булып эшләгән легендар Хәмдүнә Тимергалиева да җылы сүзләр белән искә алынды. Татарстан Республикасыннан юбилейга махсус иҗади бүләк булып Казаннан килгән Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның чыгышы яңгырады. Шунысы игътибарга лаек: 1994 елда артистлар бәйгенең ДК ВИЗда узган этабында жюри әгъзалары буларак та катнашкан иде, диелә хәбәрдә.