Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Свердловск өлкәсендә суны карточкага бирә башлаганнар

Һавага да карточка кертәсе калды, дип язалар социаль челтәрләрдә.

news_top_970_100
Свердловск өлкәсендә суны карточкага бирә башлаганнар

Сведловск өлкәсендә суга карточка кертелгән. Өлкәдәге авылларның берсендә куелган «акыллы колонка» видеосы мессенджерларда таралды. Урамдагы колонкадан суны бары тик пропискасы шул авылда булган кешеләр генә ала. Һәр кешегә эчәргә, юынырга, терлекләргә эчерергә — гомумән, бөтен максатларга аена 900 литр су бирелә. Карточкадан су алгач, күпме алачагың калганы язып куела.

Бу системаны инде Яңа елга кадәр үк керткәннәр.

Суга карточка кертелү фактлары бүтән җирләрдә дә булгалады. 2015 елда «Комсомольская правда» Свердловск өлкәсенең Пильная авылындагы бердәнбер колонкага электрон йозак куелуы һәм суны карточкага бирү турында язган иде. Һәр кешегә ай саен 300 литр су бирелгән. Карточканы 340 сумга сатып аласы.

Җирле «Водоканал» бу системаны бушлайны яратучыларга каршы көрәш максатыннан кертелгәнен әйткән. «Кешеләр шәхси машиналарда килә дә, су тутырып китәләр. Цистерналар белән! Аннары аны пластик бутылкаларга тутырып саталар бугай», — дигән алар.

Социаль челтәрләрдә фикерләр төрле. Күпләр су бушлай булырга тиеш дип саный, Советлар Союзы вакытында шулай иде ди. «Инде суны да сата башладылар! Һавага да карточка кертеләсе калды!» — дип гасабиланалар.

Ә кайберәүләр идеяне хуплаган. Алар фикеренчә, бушлай су яратучылардан беренче чиратта шәһәр тирәсендәге авылларда яшәүчеләр интегә. «Килмешәкләр суны тутырып китәләр, ә җирле халыкка ни кала? Советлар Союзында яшәмибез, һәр нәрсә түләүле», — дип яза алары.

«Үзегез скважина казытыгыз да, рәхәтләнеп яшәгез!» — дип киңәш иткән берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100