Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Свердловск өлкәсендә мәчет төзелә

Уралның башкаласы Екатеринбургтан көньякка 60 километр киткәч, металлургларның кечкенә шәһәре урнашкан — Полевской. Район эченә 13 торак пункт керә.

news_top_970_100
Свердловск өлкәсендә мәчет төзелә

Шәһәр эчендә мөселманнарның ике оешмасы бар, әмма мәчетләре күрше авылда урнашкан. Әле шул кечкенә мәчет тә элеккеге азык-төлек кибетендә. Кибет бинасын 1953 елда немец әсирләреннән төзеткәннәр. 2004 елда мөселманнар җәмгыяте аны сатып алып, намазлар укырлык, җомгалар үткәрерлек булсын дип реконструкция ясаган. Шулай да, Полевской шәһәренең үзендә мәчет кирәклеге дә көн кебек ачык, мөселманнар җәмгыяте үсә бара.

Бу мәсьәлә буенча 2021 елның июлендә төбәк администрациясендә җәмәгать тыңлаулары үтә һәм мәчет төзелеше өчен Павлик Морозов урамында җир кишәрлеге бүленеп бирелә. Аннары рөхсәтне теркәү, проектлау һәм тикшерү, кәгазь эшләре башланып китә. Мәчет төзелешен контрольдә тоту һәм тәртипне алга таба да саклау өчен җаваплы кеше итеп Зюзельский мәчетенең имамы Нәҗип хәзрәт Латыйпов билгеләнде.

 — Быел безнең мөселманнар мәчет өчен проект документларын эшли башладылар һәм район хакимиятенең архитектура бүлегендә аның эскиз проектын хупладылар, - ди Нәҗип хәзрәт Латыйпов. - Свердловск өлкәсе мөселманнарының мәчет салуның әһәмиятен, саваплы эш икәнен аңлап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнарына мин бик шат. Моннан тыш, Екатеринбург шәһәрендәге «Рамазан», «Абу Ханифа», «Изге Калимат» мәчетләренең җитәкчелеге һәм мәхәлләләре, Югары Пышманың «Бакыр мәчете», Берёзовский шәһәренең «Айгөл», Первоуральскның «Сабр», Арамильның «Ас-Салям» һәм Ревда шәһәре мәчетләре дә ярдәм кулы суздылар. Әмма җыелган сумма проектлау һәм кәгазь эшләренә кереп бетте, төзелешнең үзе өчен акча юк. Шуңа күрә, хөрмәтле кардәшләр, Свердловск өлкәсендәге һәм бүтән төбәкләрдәге мәчет эшенә битараф булмаган һәм кайгыртып торган кешеләр, бу хәерле эштә Аллаһ ризалыгы өчен катнашуыгызны сорыйм.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әйткән: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен бу дөньяда мәчет төзегән, шуның өчен Аллаһ җәннәттә өй төзер».

Мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры: 2202 2032 7543 0199 (Сбербанк), Татьяна Сергеевна исемендә, «На строительство мечети г.Полевской» дип күрсәтергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100