news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Свердловск өлкәсендә давыл вакытында ике кеше һәлак булган

Урал якларында агачлар сынган, йорт түбәләре купкан, төзелеш краны ауган.

news_top
Свердловск өлкәсендә давыл вакытында ике кеше һәлак булган

Бүген Свердловск өлкәсендә көчле давыл шактый бәла-каза китерде, ике кеше һәлак булды. Бу турыда өлкә буенча экстрен хезмәтләргә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Төбәктә егермеләп агач ауган, дистәләрчә йортларның түбәләре куптарылган.

«Бу хәлләр ике кеше үлеменә китерде, тагын ике кеше имгәнде», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Екатеринбургта төзелеш краны ауган, трамвай линияләре өзелгән. Шаһитлар бер бала имгәнүе турында да сөйләгән. Вакыйга Высоцкий урамында булган. Балконнан өзелеп төшкән конструкция баланы имгәткән. Урынга табиблар килгән

Екатеринбургның Академия районында бер корылманың түбәсеннән поликарбонат кубып төшкән. Шушы пластик кисәгендә басып торган ир-атны да давыл аяктан егып ташлаган. Аның очып китеп асфальтка төшкән мизгеле видеога эләккән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар