Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Швециядә Коръәнне яндырырга рөхсәт бирелгән

news_top_970_100

Швеция полициясе илнең башкаласы Стокгольм шәһәрендәге мәчет янында узарга тиешле протест акциясендә Коръән яндырырга ярый, дигән. Бу рөхсәт Корбан бәйрәм көнне бирелде.

Коръәнне чыгышы белән Гыйрактан булган Салван Момика яндырган. Видеолардан күренгәнчә, аңа комачауларга теләгән сакаллы бер ирне полиция кулга ала. «Телеграм» каналларда бу кеше Коръәнгә дуңгыз салосы куйган һәм аннары яндырган, диелә. 

Швеция премьер-министры Ульф Яльмар Кристерссон полициянең бу карарын «законлы, ләкин кирәкле түгел» дип бәяләгән. Хөкүмәт җитәкчесе бу карарның илнең НАТОга керүенә ничек тәэсир итәчәге хакында сүз алып барырга теләмәвен әйткән.

2023 ел башында экстремистик «Кырыс курс» партиясе лидеры Расмус Палудан Төркия дипломатик миссиясе каршында Коръәнне яндыргач, зур гауга чыкты. Төркия Швециянең НАТОга керүенә киртә куячагын әйтте.

Полиция Коръән яндыруга бәйле протест акцияләренә рөхсәт бирмәгәч, Стокгольм суды бу рөхсәт бирмәүне законсыз дип тапты.

Коръәнне яндыруда хокук саклау органнары бернинди гайре табигый хәл күрми. 

Сәясәтчеләр фикеренчә, Коръәнне яндыру илнең НАТОга керүенә чик куеп кына калмаячак, зур гаугаларга да китерергә мөмкин.

Ни өчен Швеция мондый адымнарга бара? Сәясәтчеләр фикеренчә, Швеция үзен кеше фикерен әйтергә мөмкин ил дип күрсәтә, икенчедән, илнең законнарында «кешенең дини хисләреннән көлү» дигән законнар юк. Законнар булмау сәбәпле, тыю да була алмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100