Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Швециядә кабат Коръән яндырдылар: яндыручы – хатын-кыз

news_top_970_100
Швециядә кабат Коръән яндырдылар: яндыручы – хатын-кыз

Швециядә тагын бер тапкыр Коръән яндырдылар. Яндыручыны полиция саклап торган. Бу хакта Төркиянең «Хәбәр» («A Haber») телеканалы хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Швециядә тагын бер кабәхәт гамәл кылынды. Башкала Стокгольмда исламга каршы булган Джейд Сандберг исемле хатын полиция саклап торганда Изге Коръәнне яндырды», – дип хәбәр итә «Хәбәр».

Акция вакытында хатын-кыз кулында хачка охшаган предмет тотып тора.

Моңа кадәр Швециянең «SVT» телеканалы, Коръән яндыра торган акция уздыруны сорап, полициягә мөрәҗәгать килгән булган. Акция 3 майда, «Евровидение» конкурсы алдыннан узарга тиеш булган.

Швециядә инде берничә тапкыр Коръән яндыру акциясе узды. Коръәнне Гыйрак флагы белән бергә яндырдылар, таптадылар. Сандберг исемле бу хатын февраль аенда Коръәнне яндырган иде инде, Швециядән исламны куарга өндәде. Ул 3 майда башка бер шәһәрдә тагын Коръән яндырырга җыена.

Швециянең премьер-министры Ульф Яльмар Кристерссон Коръәнне яндыру «урынсыз, әмма законлы» гамәл дип атады. Европа Берлеге бу акциянең мөселманнар өчен кимсетү булуын таныды, әмма фикерләр төрлеген хуплавын әйтте. Берләшкән Милләтләр оешмасы Коръәнне һәм башка изге китапларны яндыруны гаепләп чыкты.

Коръәнне яндырган Салван Момика исемле кеше Норвегиягә сәяси качу урыны сорап мөрәҗәгать итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2024
    Исемсез
    Менә мөселманнар Библияне яндырмый бит, димәк мөселманнар акыллырак дигән нәтиҗә генә ясала
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100