Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Швеция премьеры Коръәнне яндыруга карата фикерен әйтте

news_top_970_100
Швеция премьеры Коръәнне яндыруга карата фикерен әйтте
"Татар-информ" архивы

Швециянең Стокгольм шәһәрендә Төркия илчелеге каршында Коръән яндырганнар. Ил премьеры әлеге чараны «мөселманнарны хөрмәт итмәү акциясе» дип атаган. Ульф Кристерссон үзенең Twitter сәхифәсендә шул хакта әйткән. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Сүз иреге демократиянең фундаменталь өлеше булып тора. Ләкин законлы булган бар әйбер дә урынлы дигән сүз түгел. («Но то, что законно, необязательно уместно»). Күпләр өчен изге булган китапларны яндыру тирән хөрмәтсезлек акты булып тора. Бүген Стокгольмда булган вакыйга белән кимсенгән бөтен мөселманнарның хисләрен уртаклашам», – дигән Корольлек Хөкүмәте башлыгы.

«Жесткий курс» партиясе лидеры Рсамус Палуданның чираттагы акциясе – Коръәнне халык каршында яндыру – Стокгольмда Төркия илчелеге каршында була. Ул исламны тыюны һәм «Көнбатышныкы булмаган шәхесләрне» депортацияләүне таләп итә. Вакыйга урынын полиция камап ала. Палудан үзенең чыгышында НАТОны, Төркияне һәм бу ил җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоганны тәнкыйтьли, пәйгамбәр Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламгә карикатура күрсәтә. 

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Швециядә Коръәнне халык каршында яндыру акциясендә катнашучыларны җәзага тартуны таләп итә. Стокгольмда Төркия илчелеге алдында изге Коръәнне яндыруга карата Швеция хакимияте реакция белдерергә, бу акциядә катнашучыларның барысы да җавапка тартылырга тиеш. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов шул турыда белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Чираттагы тапкыр динне мыскыл итү гамәленә Россия мөселманнары нык ачулы, ул Швециядә булды. Изге язмаларны яндыру – сатанизмнан башка нәрсә була алмый, ул зур тизлек белән рухи нигезләрен югалтып бара торган Европада ешрак күренә. …Швеция хакимиятен исламофобиянең бу актына катгый реакция бирергә һәм анда катнашучыларны җавапка тартырга чакырабыз», – диде ул ТАСС белән әңгәмәдә.

Мөфти ассызыклаганча, үз карашыңны цивилизацияле рәвештә белдерергә кирәк, бөтен дөньядагы башка дин вәкилләренең хисләренә тия торган гамәлләр кылырга кирәкми.

Акцияне Россия мөселманнары Диния нәзарәтеннән тыш, Төркия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Кувейт Тышкы эшләр министрлыгы да гаепләп чыкты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Истанбулда Швециянең генераль консуллыгы бинасы янында зур протест акциясе узды. Төркия активистлары анда Швеция байрагын демонстратив рәвештә яндырды. Бу хакта T24 сайтына сылтама белән РИА новости хәбәр итә.

«Митингта катнашучылар Швеция дәүләт байрагын яндырганнан соң, Коръән укып, дога кылды», – диелә басмада.

Акция Дания сәясәтчесе һәм адвокаты Расмус Палуданның провокацион гамәлләренә җавап булды. Кичә ул Төркиянең Стокгольмдагы илчелеге каршында халык алдында Коръән китабын яндырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәясәтче мөселманнар өчен изге булган китап белән беренче тапкыр гына алай эшләми, диелә хәбәрдә.

Nordic news порталы мәгълүматлары буенча, Палудан хакимияттән акция уздыру өчен рәсми рөхсәт алган. Төркия Тышкы эшләр министрлыгында белдерүләренчә, Коръәнне яндыру Европада исламофобия, расачылык һәм дискриминация дәрәҗәсен күрсәтә, шулай ук НАТОга керү өчен Швеция имзалаган өч яклы меморандум йөкләмәләренә каршы килә.

Швеция һәм Финляндия Украинадагы вакыйгалар фонында 2022 елның 18 маенда хәрби блокка кушылырга булды. Венгрия һәм Төркиядән кала, альянска керә торган 30 илнең 28е аларның гаризасын хуплады.

Анкара Стокгольм һәм Хельсинкидан Көрдстанның Эшче партиясенә ярдәм итүне туктатуны һәм Төркиядә террорчылыкка катнашы булган активистларны тапшыруны таләп итә. Төркия хакимияте берничә мәртәбә белдергәнчә, әлеге вәгъдәләр үтәлмичә, төньяк илләрен НАТОга кабул итүдә алга китеш булмаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100