Шәрәпҗан, ягъни юмор остасы Рамил Шәрәпов яңа җырын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, яңа «Чепуха» җыры да «Красопетка», «Җәй җитте, Җәмилә»ләрдән калышырлык түгел, шундый ук дәртле.
Апрель аенда, Уфага барып, талантлы автор һәм башкаручы Акъегет белән очраштык. Аның иҗаты белән әзме-күпме таныш идем. Аңа Шәрәпҗан өчен җыр язарга тәкъдим иттем. Җыр өстендә эшләгәндә Илнар белән дә таныштык. Ул да иҗатка үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә - «Чепуха» җыры туды.
Аранжировка авторы — алыштыргысыз Илдус Дәүләнов! Аның һәр эше креатив, энергияле, биетә торган, үзебезчә! Минемчә, Шәрәпҗанның стилен Илдустан да яхшырак аңлаучы юктыр! Зур рәхмәт сиңа, Илдус! Алга таба да бергәләп матур эшләр башкарырга насыйп булсын!
Ә сез әлегә җырның сүзләрен өйрәнә башлагыз! Җиңел түгел... Сеңдереп ятлагыз! Кемнәр җырны көтә, сторислар яздыра башласагыз була! – дип язган бу хакта «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә Рамил Шәрәпов.