Карпат арты өлкәсе Керецков авыл советы утырышы вакытында депутат граната шартлатып, 26 кешене яралаган, дип хәбәр итә Украина Эчке эшләр министрлыгы. 6 кеше авыр хәлдә.
Украина пабликларында таралган видеодан күренгәнчә, депутат утырыш барган вакытта залга керә. Утырышта катнашучылар бәхәсләшә. Ил президенты Владимир Зеленский партиясе – «Слуга народа»дан булган депутат Сергей Батрин килеп керә. Берничә секунд басып торгач, ул: «Миңа да мөмкинме?» – дип сорый. Аңа җавап бирүче, аны ишетүче булмый. Ул бер-бер артлы 3 граната ташлый. Утырышта катнашкан депутатлар аның граната икәнен абайлап та өлгермиләр, чөнки күпчелеге урыныннан торырга, качарга омтылыш та ясамый. 3 тапкыр шартлаган тавыш яңгырый. Шартлаудан соңгы кадрлардан аңлашылганча, күп кенә кешеләр аякларына баса алмаслык хәлдә яраланган.
Граната шартлаткан депутат үзе дә авыр хәлдә.
Соңрак депутатның ни өчен мондый адымга баруы хакында мәгълүмат чыкты. Депутатлар 2024 елга бюджетны раслаганда, Батрин алар белән бәхәсләшкән, 2023 ел бюджеты өчен хисап тотуын сораган. Ул шулай ук авыл башлыгының хезмәт хакын 50 процентка арттыруга һәм һәр ай саен оклад күләмендә премия бирүгә каршы булган. Аны тыңламыйлар. Ул чыгып китә һәм 2 минуттан керә. Батрин белән бергә 1 депутат та чыгып киткән, һәм ул кире әйләнеп кермәгән.
Граната шартлаганнан соң: