Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызлар, кем дә булса килегез! Йөрәк туктады»: шәфкать туташы белән бер көн

12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташы көне билгеләп үтелде. Алар тәүлек әйләнәсе пациентлары янында: ярдәм итәләр, кирәкле дарулар бирәләр, хәтта пациентларының гомерен дә саклап калалар. «Татар-информ» хәбәрчесе РКБның кардиология бүлеге шәфкать туташы белән бергә бер смена эшләп, аның эшенең никадәр авыр булуын күрде.

news_top_970_100
«Кызлар, кем дә булса килегез! Йөрәк туктады»: шәфкать туташы белән бер көн
Эвелина Киселёва

«Эш һәм хезмәт хакы һәрвакыт булачак»

РКБның кардиология бүлеге шәфкать туташы Айзилә Гәрәеваның эш көне иртәнге 8дән дә иртәрәк башлана – 7.55 сәгатьтә ул инде үзенең эш урынында, дип яза Айзилә белән бергә бер смена уздырган «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва

Беренче эш итеп, Айзилә төнге шәфкать туташыннан сменаны кабул итеп ала. Иртәнге сәгатьләргә 2 операция планлаштырылган, димәк, пациентларны өченче каттан беренче катка алып төшәргә кирәк, дип аңлата Айзилә. Кыз операциягә керергә җыенган пациентларның палаталарына кереп, аларга бер тапкыр кулланыла торган халатлар өләшә. Җайлап кына операциягә барырга вакыт җитүен: киемнәрне салырга, халат кияргә, металлдан эшләнгән барлык бизәнү әйберләрен, теш протезлары булса, аларны салып калдырырга кирәклеген аңлата.

Шуннан соң ул яңадан үз эш урынына кайта. Айзилә, тырышып, журналларны тутыра. Аңа 25 яшь, ул Казан медицина көллиятен тәмамлаган һәм һөнәре буенча эшкә урнашкан. Башта ДРКБда, аннары РКБда эшли башлаган. Айзиләнең гомуми стажы 5 ел.

Пациентларның беренчесен операциягә алып барырга вакыт җитә. Бүлектәге пациентларның күбесе – планлы рәвештә процедурага үз чиратын көтеп килүчеләр. Ангиография кабинетында иң еш ясала торган процедура – йөрәк пациентларына стент урнаштыру. Ул кан тамырларын ясалма рәвештә киңәйтергә һәм кан белән тәэмин итүне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бу – инсульттан һәм йөрәк өянәгеннән саклый. Рентген-хирурглар операцияләрне җирле наркоз астында үткәрәләр, артериягә рентген контроле астында керәләр, кирәкле урынга барып стент урнаштыралар.

Айзилә палатага каталка белән килә, пациентны шунда яткырып алып чыга. Лифт белән беренче катка алып төшә. Беренче пациенты төшереп үз катына менгәч, аны инде икенчесе көтеп тора. Шулай итеп, операция ясый торган бүлмәгә Айзилә көненә кимендә 25 тапкыр төшеп менәдер.

Постта булганда, кыз бертуктаусыз телефон шалтыратуларына җавап бирә: әле стационар телефон, әле аның үз телефоны шалтырый, һәм бар шалтыратулар да – эш буенча. Сөйләшүләр вакытында теге яки бу препаратларның булу-булмавы, бүлектә буш урыннар турында сорауларга җавап бирә.

Көн бик тиз уза, Айзиләгә авыруларга билгеләнгән дәвалау чараларын барлау вакыты җитә. Кемгәдер ЭКГ, кемгәдер йөрәгенә УЗИ ясарга кушылган, кемгәдер холтер билгеләнгән.

Һәр пациентка кирәкле кабинетны ничек табарга икәнен аңлатырга кирәк. Шәфкать туташы һәркемгә аерым кәгазь битенә кат, кабинет номеры һәм кирәкле процедураның исемен яза. Аларны пациентларга сөлгеләр һәм авыру тарихлары белән бергә тарата. Айзилә һәркемгә, җентекләп, кабинетка ничек барып җитәргә икәнен аңлата. Хастаханә коридорлары лабиринт сыман, шулай да кыз ачык һәм төгәл итеп аңлата. Пациентларыңның РКБда югалганы булдымы, дип сорыйм, көлә, андый хәлнең булганы юк, ди. Аннары кыз үзләре ашханәгә бара алмаучыларга иртәнге аш тарата.

Айзиләдән ни өчен медицина өлкәсен сайлавы турында сорашам. Ул, бу – аның күптәнге хыялы түгеллеген, ә бу карарны уйлап кабул итүен әйтә. «Сәламәтлек саклау системасы – тотрыклылык: эш һәм хезмәт хакы һәрвакыт булачак. 9нчы сыйныфтан соң, әти-әни белән киңәшләшеп, шәфкать туташы һөнәрен сайладык. Һәм бер тапкыр да бу карарым өчен үкенмәдем», – ди ул.

Шул арада чираттагы авыруларны рентген хирургларына алып бару вакыты җитә. Берсен операблокка төшерәбез, икенчесен операциядән соң алып менәбез. Айзилә пациенттан операциянең ничек узуы, табибларның кан тамырлары системасына нинди артерия аша керүе турында сораша.

5 тапкыр төшеп менгәннән соң шактый ардыра. Шул арада, постта булганда, Айзиләдән бер пациент телефонындагы будильникны сүндерүне һәм сәгатен көйләүне сорый, кыз ярдәм итә. Шәфкать туташлары: «Менә шундый үтенечләр дә була», – дип шаярталар.

«Тиз ашап эчү – инде гадәт»

Айзилә пациентлар белән уртак телне җиңел таба. Аның иң яраткан пациентлары – әбиләр. Алар, чыгып китәр алдыннан, ярты гомергә җитәрлек рәхмәт сүзләре әйтәләр, ди ул.

Ниһаять, Айзиләнең чәй өчен тәнәфесе барлыкка килә. Чәй эчкәндә, мондый эш графигында шәхси тормыш өчен вакыт бармы, дип кызыксынам. Айзилә уңай җавап бирә. Аның яраткан кешесе бар икән.

Шәфкать туташының эшен гади дип әйтеп булмый – бер эшне тәмамлый гына, шунда ук икенчесенә йөгерә. Бал кортлары кебек, бертуктаусыз эшлиләр.

Чәй өчен тәнәфес 10 минут та дәвам итми. Айзилә шаярта: «Тиз ашап эчү – инде гадәт, чөнки эш һәрвакыт бик күп». Ә мин ярты чынаяк да эчәргә өлгермим.

«Дүртне чыгарып җибәрәләр, өчне кабул итәләр»

Айзилә персоналның ашау бүлмәсеннән чыгып та өлгермәде, аңа пациент килеп мөрәҗәгать итте. Аңа ФГДСка барырга кирәк икән, әмма аның авыру тарихы каядыр югалган. Шуннан соң алар, телефон шалтыратуларына бүленә-бүленә, авыру тарихын эзләделәр.

Айзилә ярдәмчесе Гулядан авыру тарихы кәгазен палаталардан эзләп чыгуын сорый. Студент кыз аны пациентның үз бүлмәсендә таба – әйе, шулай да була. Хатын, гаҗәпләнеп, процедурага юл тота.

Һәм тагын: авыруны операциягә алып барырга, авыруны операциядән алып кайтырга.

Реанимациядән яшьрәк кенә бер ир-атны алып чыгабыз: ул – планлы пациент түгел, ә операциягә ашыгыч рәвештә алынган пациент. Инфаркт куркынычы булган, аны РКБга алып килгәннәр дә операция ясаганнар, һәм төнне ул реанимациядә үткәргән. Хәзер Айзилә белән Гуля аны кардиология бүлегенә алып бара, анда ул дәвалануын дәвам итәчәк.

Бүлеккә менгәч, операциягә алып барырга җыенган бер пациентның хәле кинәт начарлана башлады. Айзилә ир-атның кан басымын һәм пульсын үлчәде: күрсәткечләр начар түгел иде. Аңа ул кара чәй эчәргә һәм операция алдыннан борчылмаска киңәш итте, чөнки хирурглар үз эшләрен бик яхшы белә.

Һәм менә тагын телефон шалтырый, трубканы Гуля ала һәм «Кардиология» дигән бер сүзне генә әйтергә өлгерә. Телефоннан шунда ук Айзиләне сорыйлар, шәфкать туташларын беренче авазларыннан ук таныйлар.

Тагын пациентларны алып бару. Буш минутларында Айзилә журналларны тутыра. Мин пост янында утырганда, 30 төрле журнал санадым.

Төшке аш вакыты – дарулар тарату вакыты да. Айзилә күп функцияле мобиль постны ала, препаратларны, аннары пациентларның беләзекләрен сканерлый һәм аларга кирәкле препаратларны тапшыра.

Кайберәүләрнең хастаханәдән чыгу вакыты җитә, олы яшьтәге пациентларның берсе Айзиләдән аңа «Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы»н бирүен сорый.

4 пациентны чыгарып җибәрәләр, аларның урыннарына инде 3 пациентны кабул итәләр. Ярты сәгатьтән соң «Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы»н сораган әби кире килә, барлык шәфкать туташларын кочаклап, аларга нык сәламәтлек һәм бәхет тели, РКБда дәвалану бик ошавын әйтә.

Китапны, кызыксынып, мин дә ачып карыйм. Олы яшьтәге ханым татар телендә бөтен бүлеккә рәхмәт әйткән, шәфкать туташлары турында да язарга онытмаган. Кызлар үзләренә карата җылы сүзләрне ишетү һәрвакыт рәхәтлек бирүен әйтә.

Көн саен кешене үлемнән коткаруларын күрмәссең

Айзилә төшке ашка китте, мин аны төшке аш вакытында алмаштырып торучы Ләйсән исемле шәфкать туташы белән калдым.

Шул арада икенче катка төшү авыр булган пациентларга ЭКГ ясый торган шәфкать туташы килде. Ә Ләйсән журналлар тутыра, телефон шалтыратуларына җавап бирә. Озак көтелгән тынлык урнашкан кебек тоела.

Ләкин шунда ук ЭКГ ясаучы шәфкать туташының кычкыруы сискәндереп җибәрә: «Кызлар, кем дә булса килегез! Йөрәк тибеше туктады!»

Ләйсән палатага йөгерде. Мин, беркемгә дә комачауламас өчен, тыныч кына аның артыннан киттем һәм ишек янына бастым. Шәфкать туташы шунда ук йөрәккә массаж ясый башлады. 3 тапкыр басканнан соң, ир-ат бик каты кычкырып җибәрде. Бу йөрәкнең эшли башлаганын аңлата. Шулай итеп, минем күз алдымда ир-атка яңа тормыш бүләк иттеләр. Пациент янына бүлекнең барлык табиблары йөгереп килде, шунда ук аның кан басымын үлчәделәр. Һәм ашыгыч рәвештә реанимациягә төшерделәр.

Ләйсән инде 15 ел эшли. Мондый очраклар сирәк түгел, ди ул. «Без бит кардиологиядә. Бездә шулай була», – дип сөйли ул.

Аның сүзләренчә, йөрәге туктаган ир-ат янына йөгереп килгәндә, ул инде зәңгәрләнгән булган. Ләкин шәфкать туташы аны коткарды.

Бу вакыйгадан соң тагын 10 минутлап узгач кына мин үз аңыма килдем, һәр көн синең күз алдыңда кешене «теге» дөньядан алып чыкмыйлар бит. Аның палатадагы күршесе дә куркып калган. Анардан «барысы да яхшымы» дип сорадым, ул «әйе» дип баш какты. Мин хәтта Айзиләнең процедурадан соң тагын бер пациентны алып килүен сизми дә калганмын.

Шәфкать туташы реанимациягә алып киткән пациентның барлык әйберләрен дә җыеп, аларны саклау өчен җаваплы хезмәткәргә тапшыра.

Шуннан соң Айзилә миңа: «Тешләрне реанимациягә төшерергә кирәк», – ди. Мин нәрсә турында сүз баруын аңламыйм, шуннан ул, без иртән операциягә алып киткән ир-атның реанимациядә ашый алмаячагын, чөнки аның теш протезы кардиологиядә калуын аңлата.

«Безнең кызлар алтын»

Көндезге сәгать өчтә кардиология бүлегендәге бөтен шәфкать туташларының җыелышы. Өлкән шәфкать туташы кызларны яңа технология буенча даруларны исәптән чыгару турында сөйләшергә җыйды.

Барлык шәфкать туташлары мәшгуль булган арада, мин «сестра-хозяйка» Надежда Рәхмәтуллина белән сөйләшеп алдым. Аңа монда якын итеп Надя апа дип эндәшәләр. Ул медицина белеме булмавын, сәүдә буенча укуын сөйли. Ләкин чыгарылыштан соң ук медицинага, нәкъ менә РКБга килә. Ул табиб түгел, әмма беренче ярдәмне күрсәтә белә.

«Безнең бүлек – иң яхшысы һәм иң катлаулысы. Бездә теләсә нинди эшне башкара алган иң яхшы шәфкать туташлары эшли, алар һәрвакыт беренче ярдәмне күрсәтә ала. Безнең кызлар алтын», – ди ул.

Кызлар кайткач, пациентларның берсе кулын бәйләүләрен куша, аның йөрәгенә кул аша кергәннәр. Айзилә бу эшне 4 минут эчендә башкара.

15.30 сәгатьтә төнге шәфкать туташы килә. Айзилә әкрен генә үз эшен аңа тапшыра һәм китәргә әзерләнә, бераз тоткарлана. Шәфкать туташлары, кардиология бүлеге өчен бу – нормаль күренеш, еш кына сменадан иң соңгылар булып без чыгабыз, дип сөйлиләр.

Смена тәмамланды. Мин искиткеч дәрәҗәдә ардым. Ә менә бүлектән оперблокка кадәр юлны мин хәзер күзләремне йомып та табачакмын. Лифтны көтәргә туры килүгә ачуым чыкмый башлады, рәхмәтле пациентларның елмаюларына шатлана башладым. Шәфкать туташларының мөмкин кадәр күбрәк рәхмәтле пациентлары булсын, дип теләдем.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    Сокланып укыдым, рэхмэт язучыга да
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    Чыннан да алтын кызлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100