Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суыткычтан кан ага». Бер хатын бәйрәмдә сөяркәсен үтереп, мәетен сигез көн саклаган

Хатын мәет салынган суыткычны шәһәр читенә алып китү өчен такси чакырган.

news_top_970_100
«Суыткычтан кан ага». Бер хатын бәйрәмдә сөяркәсен үтереп, мәетен сигез көн саклаган
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендә яшәүче хатынны бергә яши торган ирен вәхшиләрчә үтереп, мәетен тураклаган дип шикләнәләр. Аны кулга алганнар. Тикшерү версиясе буенча, хатын сөяркәсен 8 март бәйрәмендә үтергән, аннары сигез көн буена мәетне саклаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Өлешләргә туракланган мәеттән котылу өчен, хатын йөк ташучылар чакырган. Алар мәет салынган суыткычны алып чыгып китәргә тиеш булган.

«Табын корып утырганда алар талаша башлаган, аннары хатын пычак алган һәм ирнең күкрәгенә суккан. Сигез көн узгач, җинаять эзен яшерү өчен ул мәетне кискәләргә тураклаган, пакетларга тутырган һәм суыткычка куйган. Аннары бу хатын йөк ташый торган такси чакырткан, суыткычны шәһәрнең икенче башына илтеп куярга сораган», диелә Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Йөк ташучылар суыткычтан кан агуны күреп алган. Алар эчтә ни булуын сорашкан. Җинаятьче хатын барысын да үзе сөйләп биргән.

«Юлда барышлый йөк ташучылар суыткычтан кан агуны күрә. Алар хатыннан эчтә ни булуын сорый. Хатын гаебен таный. Йөк ташый торган такси хезмәте вәкилләре полиция чакыра, хокук саклаучылар хатынны тоткарлый. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара», диелә хәбәрдә.

Сөяркәсенең мәетен тураклауда шикләнеп тоткарланган хатынга 39 яшь, ул әле биш ай элек кенә төрмәдән чыккан. 2020 елның октябрендә аны колониядән вакытыннан алдан иреккә җибәргәннәр. Мәрхүм сөяркәгә 27 яшь булган. Хатын аның күкрәгенә пычак кадаган һәм үләргә калдырган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, башта ул мәетне балконга чыгарып куйган, шунда сигез көн тоткан. Бу вакытта хатын җинаять эзен яшерү планын корган. Аннары мәетне суыткычка тутырып, йөк ташый торган такси чакырган. Йөк ташучылар сораштыра башлагач, туры җавап биргән, шаярту дип кабул итәрләр дип өметләнгән. Ләкин йөк ташучылар полициягә хәбәр иткән. 

Хәзер бу хатынны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Моңа кадәр ул наркотик саткан өчен хөкем ителгән. Мәрхүм ир-ат исә караклык һәм машина урлау өчен хөкем ителгән булган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100