Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суыткычка магнит ябыштыруның нинди куркынычы бар?

Техниканы бизәү өчен көчсез феррит магнитиклары гына кулланырга ярый.

news_top_970_100
Суыткычка магнит ябыштыруның нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Мәскәүдәге «Хорошкола» укытучысы, WOW! HOW? фестиваленә физикадан программа әзерләүче Юрий Михайловский Sputnik радиосына интервьюда суыткычка көчле магнит ябыштыруның куркыныч булуын әйткән. Бу турыда РИА Новости язды.

Кагыйдә буларак, магнитлар үзләре зыянлы түгел, тик аларның егәрлеген истә тотарга кирәк. Гади магнитларның магнит кыры бик көчсез. «Ләкин хәзер башка типтагы магнитлар сатыла — корыч төсендәге неодим-тимер-борлы магнитлар шактый көчле һәм алар электроникага йогынты ясый ала», — ди эксперт.

Техниканы бизәү өчен көчсез феррит магнитиклары гына кулланырга ярый. Аеруча компьютерга куйганда моңа игътибар итәргә кирәк. Компьютерларның кайберләрендә каты дискта магнитлы язу ысулы кулланыла. Көчле магнит аның магнитын бетерергә мөмкин.

Организмында магнитка тәэсир итә торган предметлар булган кешеләргә дә көчле магнит белән якын контактка кермәү хәерле, дип киңәш итә белгеч.

«Кимендә механик дәрәҗәдә тартылу яки этелү барлыкка килергә мөмкин, инде бу да бик үк яхшы түгел. Мәсәлән, кардиостимуляторы булган кешеләр өчен. Магнит кырының тагын бер мөһим үзлеге бар — ул ераклашкан саен кими. Магнит сезгә ничектер йогынты ясый алсын өчен, аның белән кочаклашырга кирәк, ун сантиметр ераклыкта аның бер йогынтысы да булмый», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100