Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суырып алган һәм беркемгә әйтмәгән». Баланың үпкәсендә ике ел яткан энәне тапканнар

news_top_970_100
«Суырып алган һәм беркемгә әйтмәгән». Баланың үпкәсендә ике ел яткан энәне тапканнар
https://vk.com/minzdravrostov

Ростов шәһәрендә яшәүче баланың үпкәсендә 2 ел буена энә яткан. 11 яшьлек малай күкрәк турысы авыртуга зарланган. Бу турыда төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Баланың үпкәсендә энә булуын хастаханәдә ачыклаганнар. Малайның температурасы күтәрелгәч һәм күкрәге авырткач, аны табиблар янына алып килгәннәр.

Хастаханәгә килгәч кенә, малай 2 ел элек энәне «суырып» алуын һәм бу турыда беркемгә дә әйтмәвен сөйли. 2 ел дәвамында чит предмет аңа бер авырлык та китерми. Бу вакыт эчендә тегүчеләр энәсе капсула белән капланырга өлгерә.

Табиблар сайлау алдында тора: алар энәне бармак белән капшап карап эзли ала, яки үпкәнең бер сегментын кисеп алу ысулы була. Үпкәнең бер өлешен кисеп алу баланың киләчәктәге сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин.

«Калуст Геворкович Франциянц, күпьеллык тәҗрибәсенә таянып, чит предметны капшап таба һәм ала», – дип аңлаткан төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Глеб Новошинов.

Ростов өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә энәнең фотосын да күрсәттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100