Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суыкларда машина тиз кабынсын өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

news_top_970_100
Суыкларда машина тиз кабынсын өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?
Фото: © «Татар-информ»

Машинаны кышка әзерләү буенча инструкцияне «Казанские ведомости» редакциясенә Автоэкспертлар берлеге эксперт-рәисе Кирилл Первушкин бирде.

Кышкы тәгәрмәчләр. Салкыннар якынлашу һәм кар барлыкка килү белән, җәйге тәгәрмәчләрне кышкы тәгәрмәчләргә алыштыру зарур. Әгәр уртача температура дүрт градустан салкынрак икән, кышкы тәгәрмәчләргә күчү мәҗбүри. Максималь тотрыклылык өчен чәнечкеле яки «липучка» протекторы белән тәгәрмәчләр сайлагыз.

Яңа мотор мае. Кыш җитү белән, мотор маена игътибар итү аеруча мөһим. Яңа май салкыннарда двигательне чистарту һәм саклау өчен яхшырак үзлекләргә ия. Кышка кадәр майны алыштыру салкын иртәләрдә двигательне эшләтеп җибәрү проблемаларын булдырмаска ярдәм итәчәк һәм машинаның хезмәт итү вакытын озайтачак.

Кышкы сыеклык. Түбән температурада туңмый торган махсус кышкы сыеклык салыгыз. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр өчен багажникта запас сыеклык булу киңәш ителә. Игътибар итегез, иссез сыеклыкта арзан спиртлар булырга мөмкин, алар астматик реакциягә китерергә мөмкин.

Тулы бак бензин. Бакта конденсат барлыкка килмәсен өчен бакны салкыннар алдыннан берничә тапкыр тутырыгыз. Бу дымны булдырмаска ярдәм итәчәк. Дым кыш айларында двигатель эшенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Аккумуляторны тулысынча зарядлау. Әгәр җәй көне машинада әз йөргәнсез икән, аккумуляторны машинадан алып, СТОда тулысынча зарядкалау киңәш ителә. Бу батареяның елның салкын вакытында ышанычлы эшләвен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

«Дворниклар»ны әзерләү. Кар җыелмасын өчен, кыш өчен махсус «дворниклар» сатып алыгыз.

Күн утыргычлар өчен махсус җәймә. Күн салоны булган автомобильләр өчен тукымадан тегелгән җәймә, яисә «чехол» сатып алу киңәш ителә. Алар күн утыргычларны салкыннан һәм тиз тузудан саклаячак.Бу шулай ук пассажирлар өчен өстәмә уңайлыклар тудырачак.

Профилактика. Кыш җиткәнче йозаклар, электр яки пыяла күтәргечләр белән булган проблемаларны хәл итегез. Бу юлдагы күңелсез хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк һәм автомобильнең салкында ышанычлы эшләвен тәэмин итәчәк.

Машинаның төбен һәм ишек астын юып чыгару коррозиядән саклаячак. Кыш җиткәнче һәм кыштан соң коррозияне булдырмас өчен машинаның төбен һәм ишек астын яхшылап юарга киңәш ителә. Бу машинаның кузовын яхшы хәлдә тотарга ярдәм итәчәк һәм аның хезмәт итү вакытын озайтачак.

Карны чистарту өчен җайланмалар һәм щетка сатып алу.

Санап чыккан барлык киңәшләр сезнең машинаны кышкы чорга әзерләргә һәм аны куркынычсыз кулланырга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100