news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сусыл тавык түше рецепты

Блогер Илүзә Хөснетдинова тавыкның түш итен сусыл итеп пешерү серләре белән уртаклаша.

news_top
Сусыл тавык түше рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Ингредиентлар: 2 тавык түше, 150 грамм майонез, 1 помидор, шампиньон (салмаска да мөмкин), 100 грамм каты сыр, тоз, борыч, тәмләткечләр.⠀

Ике кисәк түш итен ике өлешкә кисәргә, тоз һәм борыч, тәмләткечләр сибәргә, каймак яки майонез ягарга. Аннары өстенә туралган гөмбә, помидор куярга һәм угычтан уылган сыр салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 25 минут пешерергә, аннары янә сыр сибәргә һәм 10 минутка духовкага куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар