Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шушы имләү бик көчле саналган»: әбиләр күз тиюдән ничек дәваланган? – видео

news_top_970_100
«Шушы имләү бик көчле саналган»: әбиләр күз тиюдән ничек дәваланган? – видео

«Татар ядкарьләре» проекты Телеграм каналында күз тиюдән әбиләрдән калган дәвалану ысулы турында видео урнаштырган. Әбиләрдән калган «рецепт»ны Миләүшә апа сөйли.

– Сезнең күз тию турында ишеткәнегез бармы? Бигрәк тә хатын-кызлар күз тимәсен өчен нинди генә чаралар кулланмый. Кием астына булавка кадый, төрле брошкалар белән күлмәкләрен бизи, муеннарына чылбырлар тага, догалыклар йөртә.

Шулай итеп, янәсе, күз тиюдән сакланалар. Күз тисә, нишләргә соң? Бигрәк тә, сабый балага күз тиючән була. 

Гадәттә, 3 шырпы алганнар. Шул 3 шырпыны берәм-берәм яндырып, суга төшергәннәр. Шуны әйбәтләп болгатканнар. Шушы су белән: «Күзләнгәннең күзе чыксын, телләнгәннең теле корысын. Минем кулым түгел, Әйшә-Патыйма кулы», – дип, баланың чәчләреннән, яңакларыннан, маңгайларыннан, битеннән сыйпаганнар. Шушы имләү бик көчле саналаган, имеш», – ди Миләүшә апа.

«Элек әбиләр агач гөмбәсе белән дә имлиләр иде», «Кешеләр Аллаhтан читләшкәч, шушындый ырым-шырымнарга ышанып, теләсә нинди ритуаллар эшли башлыйлар. Аллаhның илчесе кешелеккә аңлатты ничек, нәрсә белән өшкерергә баланы, сокланып караганда, балага «МашАллаh» дип әйтергә. Ә инде күз тиюдән ул Коръәннән аятләр укып өшкерү дөрес була, чокырга су салып, шул суга аятләр укып өреп, күз тигән кешене сыпырырга да була», – дип язганнар комментарийларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100