Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суслонгерда булган солдат хатирәсе: «Хатын китергән ризыкны эткә ашаттылар»

1941-1945 елларда аянычлы хәлләр сугыш кырларында гына түгел, хәрби өйрәтү лагерьларында да булган. Суслонгер, Сурок һәм тагын дистәләгән лагерьларда бик күп солдатлар җәфаланып үлгән.

news_top_970_100
Суслонгерда булган солдат хатирәсе: «Хатын китергән ризыкны эткә ашаттылар»
Ләйсән Мусина

Солдатлар арасында: «Суслонгерга түгел, сугышка җибәрегез», — дип ялваручылар бик күп булган. Бу урыннардагы хәлләр турында азмы-күпме белгән кешеләрдән ишетеп фаразларга гына кала, чөнки архивлар ябык, Суслонгер җирләре үзендә бик күп сер саклый.

«Монда ел саен килергә, дога кылырга кирәк, дип саныйм»

Саба һәм Теләче районнарыннан бер төркем делегация, шушы көннәрдә куе урманлы Суслонгер җирләрен күреп кайту нияте белән, Мари Республикасына юлга кузгалдык. Төркемдә — Әфган, Чечня сугышында катнашкан, балачаклары сугыш елларына туры килгән ир-атлар. Ике район вәкилләре Суслонгер җирендә инде өченче тапкыр сәяхәттә. Изге гамәлне традициягә кертүче — Саба районы Кибәче авылы егете, эшмәкәр, хәйрияче Рифкат Шафиков.

— Без бит сугыштан соң туган балалар. Без бәләкәй вакытта, сугыштан кайткан ирләр тимерче алачыгында сөйләшеп утыралар иде, әти мине дә ияртә шунда. Ачына-ачына, елый-елый сугыш турында сөйлиләр, сүз Суслонгерга барып тоташа. Малайлыктан чыккан егетләрне шушында алып килгәннәр, пулеметчылар әзерләп сугышка озатырга тиеш булганнар. Тик, киресенчә, сугышка яраксыз итеп әзерләгәннәр.

Күршем, хатынымның әтисе дә булган монда. Әнинең абыйсының да шушында салкын тидереп аягын кискәннәр. Менә болар барысы да күңелгә кереп калган.

Бу хәлләр булган урыннарны ничек тә бер күрергә кирәк, дидем. Бер-ике ел Йошкар-Олага барышлый үтеп киттем, керергә насыйп булмады. Ике-өч ел элек ирештем хыялыма. Кайтып, район җитәкчелегенә истәлеккә таш куйдырырга кирәклеген әйттем. Риза булдылар. Монда ел саен килергә, дога кылырга кирәк, дип саныйм. Бу бик истәлекле урын, тетрәндергеч хәлләр булган җир, — ди Рифкат Шафиков.

Без белгәннәрдән кала да, бик күп татар егетләре җәфаланган монда. Суслонгерда татарлар нигә күп булган дисәк, аның тарихын өйрәнгән экскурсовод Галина Лихачева әйтүенчә, лагерьның башлангыч юллары Татарстанга барып тоташа икән. Утыз беренче бригада Бөгелмәдә барлыкка килә. Тик аны Марига Көмеш күлгә күчерәләр. Бригаданың башлыгы да Татарстан кешесе — Кириллов Иван Михаил улы.

Суслонгер бистәсе үзе Казан — Йошкар-Ола тимер юлы төзелә башлаганда — 1927 елда барлыкка килә. Бистә әле яшь, тик сугыш елларында булган вакыйгалары белән нык аерылып тора.

Ачлыктан, мыскыллаулардан туеп, Көмеш күлгә батып үлүчеләр күп булган

Суслонгер урманы буйлап йөрибез. Землянка булган урыннан аш савыты, иске чокыр да табылды. Әлеге табышлар кайсы елларга карыйдыр, билгесез. Тик алар монда кайчандыр тормыш булганны һәм әлеге урыннарда эзләнергә, нәрсәне дә булса ачыклап бетерергә, өйрәнергә мөмкинлек барлыгын да аңлата.

Менә монда землянка, штаб, клуб бинасы, кер юу, мунча булган, дип сөйли экскурсовод Галина ханым Лихачева, үлән каплаган җир өстенә күрсәтә-күрсәтә. Бу урыннарда биналарның әсәре дә калмаган, үлән каплаган, агачлар үскән. Тик агач кайда да агач, үлән үскән урманның нәрсәсе шаккатмалы инде, дип уйлый алмыйсың монда.

Урманның мохите сугыш елларына алып керә, бераз шомлы да хәтта. Иске хәрби зират нәкъ менә шул еллардан. Госпитальдә авырып үлгәннәрне шушында күмгәннәр, истәлек итеп исемнәрен ташка яздыртып куйганнар. Зиратта бер якташым әлеге исемлекне караганда, икенчесе аңа: «Абый, танышлар бармы?» — диде. Әлеге исемлектәге кешеләр һәрберебезнең дә танышы, туганы дәрәҗәсендәдер.

Госпитальгә эләкмичә, лагерьның үзендә төрле сәбәпләрдән үлүчеләрнең язмышы тагын да аянычлы. Чөнки аларны тыюлыктагы Көмеш күлгә ташлый торган булалар.

Ә госпитальгә эләкмичә, лагерьның үзендә төрле сәбәпләрдән үлүчеләрнең язмышы тагын да аянычлы. Чөнки аларны тыюлыктагы Көмеш күлгә ташлый торган булалар.

Кайберләре ачлыктан, мыскыллаулардан туеп, үзләре үк күлгә сикереп үлгәннәр, дип тә сөйлиләр.

Бер кашыкка кабып йотарлык, дияргә мөмкин күлнең матурлыгына карап. Тирә-ягы да искитмәле, суы да чип-чиста, ялтырап тора. Чуртан, алабуга, карабалык та күп, ди монда. Шаккатмалы тыныч табигатьле урын бу.

Үткәндәге вакыйгалар гына искитәрлек түгел, кеше кадере дигән төшенчә булмаган монда. Интегеп үлүчеләргә хәзер иң кирәге дога икәнен истә тотып, Суслонгер җирендә догалар кылынды, корбан ашы да әзерләнде бу көнне.

Бу урыннар әле танылачак

Дога кылырга дип Кукмара, Саба, Теләче районнарының имам-мөхтәсибләре дә килгән иде.

— Бу бик матур җирләр, ләкин бабаларыбыз өчен бу алай булмаган. Авырлыкны, тормышның кискен көннәрен кичергәннәр алар монда. Алар бернинди дә дәрәҗә өчен монда һәлак булмаган. Ил, көн тыныч булсын дип үзләрен корбан иткәннәр. Бу тарихны һәр кеше үз колаклары белән килеп тыңларга тиеш. Үзебез, Аллаһка шөкер, ниләр булганны тулысынча тоя алмыйбыз. Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә тормышыгызның рәхәтенә шөкер итеп яшәсәгез, рәхәтен тагын да арттырырмын», — диде. Бәрәкәт артсын өчен, балаларыбызга, оныкларыбызга да бу гыйбрәтле хәлләрне аңлатыйк. Шул хәлләрне күңелләренә җиткерә алсак, чын дәрәҗәсендә бурычыбызны үтәгән булабыз, — ди Татарстан Республикасының Төньяк районнары казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев та үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты:

— Минем өчен бу бик тарихи вакыйга. «Колыма хикәяләре”н укып, репрессияне күбрәк шул китаплар аша күз алдына китердем. Монда ничек авыр булганын бүген тагын да ныграк аңладым. Бер кешегә дә Аллаһ Тәгалә үзе күтәрә алмый торган авырлык бирмим, ди.

Әби-бабаларыбызга килгән әлеге авырлык безгә гыйбрәт булсын иде. Балаларыбызга, оныкларыбызга авырлык булмасын дип, дога кылыйк. Бу хәлләр турында балаларыбызга сөйлик, аңлатыйк. Шуңа күрә барысы да үзебездән тора. Балаларны монда алып килик, күрсәтик, өйрәтик.

Үзбәкләр белән хаҗда булганда шуңа игътибар иттем: автобуста ун егет бар икән, бер үзбәк бабае яки әбисе килеп кердеме, шалт торып басалар. «Утыр, улым, утыр», — дигәнне мин ишетмәдем. Олыларга хөрмәтне яшьләр күрсәтә, олылар аны кабул итә дә белсеннәр иде. Суслонгер җирләренә килгәндә, бу урыннар әле танылачак, монда киләчәкләр.

Солдатларга дигән ризыкны командирлары этләргә ашаткан...

Сатыш авылыннан Габделәхәт абый Шакировның Суслонгерда җизнәсе булган. Апасы: «Иремә салкын кышкы көннәрдә җәяүләп ашарга илтә идем. Аякта чабата иде», - дип сөйли торган була аңа. Тик әлеге ризыклар солдатлар кулына барып ирешмәгән. Чөнки командирлар ризыкларны йә үзләре ашаган, йә солдатлар күз алдында этләргә ашаткан, дип сөйләүчеләр дә бар. Суслонгерда калганчы, сугышка җибәрегез, анда, ичмасам, тамагым тук булыр, диючеләр күп була ул вакытларда.

Хәрби комиссариатларда солдатларның лагерьларга баруын билгеләгәндә дә, Суслонгерга эләгүчеләр исемлегенә кергәннәр ачына-ачына елый торган булганнар.

Иртәнге сәгать җиденче яртыда юлга кузгалган идек, кояш баю белән кайтып җиттек. Габделәхәт абый Шакиров әйтмешли, машина белән дә барып-кайтып җитәргә бик озак. Ә ул заманда җәяүләп ирләренә, балаларына ризыклар илткән хатын-кызларның батырлыклары әйтеп бетергесез. Туган йортларыннан аерылып, бер хәбәрсез, билгесез җирләрдә үзебезнең командирлардан мыскыллау алып та, эшләргә, тырышырга көч тапкан ирләргә, аларның гаиләләренә Аллаһ Тәгалә үзенең җәннәтләрендә урын насыйп итсен иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100