Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сусауны басу өчен өй шартларында әзерләнгән лимонад рецепты

news_top_970_100
Сусауны басу өчен өй шартларында әзерләнгән лимонад рецепты
Фото: https://omet-rb.com/

Эссе көннәрдә сусауны өй шартларында әзерләгән лимонад белән басарга тәкъдим итәбез. Лимонадның нигезе – сироп, дип яза «Өмет» газетасында Әлфия Шакирҗанова.

Ингредиентлар: 300 г шикәр, 250 г су, 1 лимон, 1 әфлисун, 1 лайм һәм газлы (тозсыз) минераль су. Лайм тапмасагыз, ансыз ясасагыз да була.

Җиләк-җимешнең кабыгын угыч аша уарга, шуңа шикәр кушып, болгатырга. Су кушарга. Әлеге катнашмага лимон, әфлисун һәм лайм согын өстәргә (кул белән сыгарга да мөмкин). Соклы, шикәрле катнашманы утка куярга һәм кайнап чыккач, тагын 4 минут кайнатырга. Сиропны суытырга. Сөзәргә һәм минераль су кушарга.

Тәмен үзегез чамалый аласыз. Баллырак булсын дисәгез, минераль суны азрак кушарга. Киресенчә, лимонад әчкелтем булсын дисәгез, минераль суны күбрәк кушарга. Бөтнек яфраклары, туңдыргычтан боз да салырга мөмкин. Бик тәмле эчемлек килеп чыга!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100