Блогер Илүзә Хөснетдиновадан сусауны баса торган әфлисунлы һәм лаймлы эчемлек рецептын тәкъдим итәбез.
Эчемлек өчен лимон, лайм, әфлисун, бөтнек, газлы су һәм боз кирәк булачак.
Җиләк-җимешне юарга һәм телемләп турарга. Бер савытка әфлисун, ә икенчесенә лайм салырга. Башка ингредиентларны икесенә дә тигез итеп салырга кирәк.
Видеодан карап эшли аласыз.
Тәмле булсын!