Суррогат ана булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова җавап бирә.
![Суррогат ана булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/13/4ada3882596827a096dd9258dde1cffc448ba9d3e2bf588ada8f70587b5c.jpg)
Бүгенге көндә бала таба алмый торган парлар күп очракта суррогат әниләр хезмәтеннән файдалана. Бу процедурада сперма бирүче генетик ир-ат, күкәй күзәнәге алынган хатын-кыз һәм суррогат ана катнаша. Суррогат булырга теләгән хатын-кыз аерым кагыйдәләрне истә тотырга тиеш. Иң беренче чиратта закон тарафыннан эш итәргә кирәк. Гаилә кодексына, федераль законга нигезләнеп. Сәламәт һәм 35 яшькәчә булган хатын-кыз суррогат ана була ала. Ләкин йөклелек чоры туачак балага һәм аңа зыян салмасын өчен тикшеренү узу мөһим. Шуңа күрә психик һәм эмоциональ хәлен дә тикшерәбез. Тагын бер төп кагыйдә: суррогат ананың үз баласы булырга тиеш. Бер мәртәбә дә бала тудырып карамаган хатын-кыз өчен кыен яклары булырга мөмкин. Суррогат ана булырга теләүчеләр кесеров кисеме (кесарево сечение) ясатмаган булырга тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.