Сурия Усманова татар матбугаты турында: «Еламаган балага имчәк бирмиләр»
Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова матбугат язмышына битараф калмаска өнди һәм бу мәсьәләне республика дәрәҗәсендә хәл итү юлларын тәкъдим итә.
Бу арада күңелемә тигән ике вакыйга булды. Икесе дә газета-журналларга кагыла. Мин татар телендә чыккан күп газета-журналларга язылам. Мәсәлән, быел 9 төрле матбугатка язылдым: «Казан утлары», «Сөембикә» журналлары – минем гомерлек юлдашларым, «Мәдәни җомга», «Ирек мәйданы», «Акчарлак» газеталары һ.б.
Соңгы арада газета-журналларны 2-3 атнага бер китерә башладылар. 2026 елның икенче яртысына язылганда, почта хезмәткәрләре: «Үзегез килеп алсагыз җайлы була», – дип үгетләде. «Бик җайлы» булып чыкты, һәр атна саен почтада чиратта торам. Элек 4 оператор эшли иде, хәзер – 1. Мин, аптырап: «Миңа нишләргә соң, соранып йөрүдән туйдым» – дигәч, җавап бер: «Газета-журналларга язылмагыз, аларны алмагыз», – диделәр.
Икенче хәбәр дә газеталарга кагыла. «Чистай хәбәрләре» газетасын ябып, русча чыккан газетаның кушымтасы итәргә җыеналар, дигән хәбәр килде. Ул эшләр Чистайга гына кагылмый, күп район газеталары шул хәлдә калды шикелле.
Күптән түгел « Интертат»та Зилә Мөбәрәкшинаның «Ирек мәйданы» журналисты Лилия Йосыпова белән кызыклы, шул өлкәдә күп проблемаларны күтәргән әңгәмәсе чыкты. «Ирек мәйданы» – яраткан газетам, Лилиянең язмаларын һәрвакыт укып барам. Интервьюда күп проблемалар күтәрелгән, шул исәптән мине дә борчыган мәсьәләләр бар. Лилия Йосыпова: «Матбугатны саклап калу өчен һәр татар үзеннән өлеш кертсен иде», – ди. Бик дөрес, килешәм, нәкъ шуның өчен дә күп газета-журналлар алдырам. Әмма алай гына санап кителгән проблемаларны хәл итеп булмый.
Безнең республика – икътисад өлкәсендә иң алга киткән регион, безнең лозунг: «Без булдырабыз». Ни өчен соң нәкъ татар халкының мәгарифенә, мәдәниятенә, тарихына кагылган проблемаларны республикада хәл итү бик авыр? Төп сәбәбе – татар халкының үз мәдәниятенә, мәгарифенә кагылган проблемаларга битараф булуы, активлык күрсәтмәве. Татар халык мәкален искә төшерик: еламаган балага имчәк бирмиләр.
Мин бу өлкәгә кагылган, федераль һәм республика законнарын, хокукларыбызны санап китәргә җыенмыйм, алар җитәрлек – Конституциядән башлап... Без бит булган мөмкинлекләрне кулланмыйбыз, үзебезнең хокукларны якламыйбыз.
Проблемаларны хәл итә ала торган мөмкинлекләрнең берничәсен санап китәм:
- Җитәкчеләргә (хөкүмәт, парламент) хатлар язу – бигрәк тә эшләре татар мәдәнияте, мәгарифе белән бәйле профессия вәкилләре тарафыннан. Күз алдына китерегез: 300 журналист, 300 галим, 300 язучы, 300 укытучы, 300 артист һ.б (саннар якынча китерелә) бер үк темага яздылар, ди. Татарстан Дәүләт Советында һәм Башкарма комитетта эшләгән кеше буларак әйтәм: мондый мөрәҗәгатьләргә игътибар итәчәкләр, хәл итәргә тырышачаклар. Хат язу авыр эш түгел, теләк кенә кирәк.
- Түгәрәк өстәлләр оештырып (галимнәр, журналистлар, язучылар, укытучылар, артистлар һ.б) – әлеге проблемаларны хәл итү юлларын эзләү.
- Тиешле карарлар кабул итү (проблемаларны һәр яклап өйрәнеп, хәл итү юлларын табып мәсьәләне парламентның комитет утырышына, аннары сессиягә чыгарырга була).
- Журналистлар берлегенең активлыгы – газета-журналларга кагылган проблемаларны энәсенә-җебенә хәтле иң яхшы белүчеләр – журналистлар үзе. Шуңа күрә бу проблемаларны бар җирдә дә Татарстан Журналистлар берлеге күтәреп чыгып, түгәрәк өстәлләр оештырып, парламентка чыгарып, хәл итүгә ирешә ала.
Шулай ук дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар (Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге һ.б) бу эшкә кушылсалар, мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде дип саныйм.