Сурия Усманова: «Чистайда ничә ел Татар мәдәни үзәген булдырырга тырышабыз, әмма ул юк»
Чистай халкының шәһәрдә татар мәдәни үзәген ачып җибәрү турындагы тырышлыклары хыял гына булып калыр микәнни? Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Чистай халкының моң-зарын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
-
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Интертат»ка Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музеенда бәдрәф һәм суга кытлык булуы, Чистайда Татар мәдәни үзәгенең әле дә ачылмавы турында сөйләде.
«Чистай халкы инде ничә ел шәһәрдә Татар мәдәни үзәген булдырырга дип тырыша, ләкин ул бүгенге көндә дә юк»
«Туган авылында музее, ә Чистайда Татар мәдәни үзәге булырга тиеш», – дип йомгаклаган иде комитет утырышын Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. Комитет утырышы карары өчен тавыш бирергә вакыт җиткәч, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов: «Чистайда Татар мәдәни үзәген төзү турындагы карар керәчәкме?» – дип ачыклык керткән иде.
– Бер уйлаганда, Татарстандагы борынгы шәһәрдә Татар мәдәни үзәге кирәкме икән, дигән сорау туарга мөмкин. Мин үзем дә элек бу фикергә каршы идем. Чистайдагы хәлләрне күбрәк белгәч, үзем дә аңладым: кирәк. Хөрмәтле депутатлар, Чистайдагы ситуацияне яхшы белгәнгә бу карарга килгәннәр икән, – дип дәвам итте Сурия Усманова.
– Мин дә 2018 елда ук Татарстан Президентына язган хатыма җавап буларак язылган, Чистай администрациясеннән килгән җавап хаты бар. Анда, Татар мәдәни үзәге тиздән ачылачак, дип язылган, адресы да күрсәтелгән иде...
Хәзерге вакытта Чистайда буш биналар күп, алар җимерелеп ята. Чистайдагы Татар җәмәгатьчелеге, элек мәдрәсә, соңыннан балалар поликлиникасы булган, ә хәзер буш яткан бина үзәк өчен бик кулай булыр иде, дип саный. Бина татар бистәсендә, атаклы «Нур» мәчете янында гына.
Шул урында Чистай мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе, Ислам мәдәнияте үзәге директоры, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, Чистай шәһәренең Имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов һәм Рушания Закирова җитәкчелегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге белән бераз таныштырмакчы идем. Бүгенге көндә күпчелек мәдәният-мәгарифкә багышланган чараларны алар үткәрәләр.
16 сентябрь Чистайда Флера Тарханованы искә алу кичәсендә. Рушания Закирова Чистайда «Ак калфак» оешмасын җитәкли, педагог, шигырьләр дә яза, Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңлесе.
Мәсәлән:
- 2024 елның 13 сентябрьдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Казан шәhәренең «Ленин» исемендәге мәдәният йортында Чистай муниципаль районы «Татарстанның мәдәни башкаласы-2024» бәйгесендә катнашып, «Шәhәр бердәм гаиләсе белән данлыклы» программасы нигезендә «Гаилә елы»на багышланган 8 юнәлештәге күргәзмәләр белән катнашты.
- Чистай «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 13.09 көнне бәйгегә тәкьдим итә торган күргәзмәләр:
- «Татар гаиләсе»
- «Гаилә ядкаре»
- «Буын мендәрләре»
- «Нәселем шәҗәрәләре», «Хезмәт династияләре»
- Гаилә музееннан (әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калып, сакланылган хатирәләр)
- «Татар халкының милли бизәкләре – гаиләм күрке» (чиккән намазлыклар, калфаклар, изүләр, көнкүреш әйберләре)
- «Милли ризык – гаиләм табыны күрке»
- «Милли гореф-гадәтләрне гаиләләр түренә!»
-
Ислам үзәгендә шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 яшь тулу уңаеннан, «Тукай безнең күңелләрдә» исемле әдәби чара узды,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә «Әлли-бәлли, былбылым» исемле бишек җырларына багышланган кичә уздырылды,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы мөхтәсибәт hәм мәгариф бүлеге белән бергә 6-7 яшьлек балалар өчен «Татар малае, татар кызчыгы-2024» муниципаль бәйгесе уздырдылар,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә « Ак калфак» VII Бөтенроссия укучы кызлар hәм егетләр бәйгесенең муниципаль этабы узды,
-
Ислам үзәгендә шәhәребез укытучылары hәм тәрбиячеләре өчен «Хәтерләүдән курыкма син, узганнарны онытма син!» исемле бәйге уздырылды,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә Гаилә көненә багышлап, «Гаилә – бәхет ачкычы» исемле очрашу узды,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә шәhәркүләм «Ак фәрештә» Өммегөлсем көне уздырылды, киләчәктә 25 гыйнвар Чистай шәhәрендә hәр ел саен «Гөлсем көне» булып узачак,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә XXVIII #дөньякүләм әдәби марафонның финалист дипломнарын тапшыру максатыннан, #Чистаймарафончылары белән «Кулларыма китап алсам» исемле чара узды,
-
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә мөхтәсибәт, җирле татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы, мәгариф бүлеге татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, ТР hәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов белән «Озын гомерем хатирәләре» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды,
-
«Ак калфак» оешмасы ханымнары Вәлиева Г.Н., Әхмәтвәлиева К.В., Мусина Ф.Т. мөхтәсибәт каршындагы «Ягез әле, кызлар» проектының яшүсмер кызлары белән чираттагы өйрәтү дәресләре уздырдылар.
-
Чистай Сабантуе-2024 тә мөхтәсибәт, җирле татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы «Татар бистәсе» күренешләре тәкъдим итте.
Нәкъ шул чарага әзерлек барган көндә мин Чистайда идем. Ислам үзәгендә «Ак калфаклылар» Сабантуйга әзерләнә иде. Ислам үзәгенең үз функцияләре бар, үз планнары, үз эшләре. Бина да күләме ягыннан бик зур түгел, шулай булса да, алар активист ханымнарны үз яннарына сыйдырганнар. Чистай активистлары үткәргән чараларга игьтибар итегез әле. Күпме милли костюмнар, гореф-гадәтләргә караган экспонатлар, шәҗәрә документлары һ.б. бар. «Ак калфак» ханымнарының бүлмәсе шыплап тулган...
Шулай ук һәр чараны акчасыз үткәреп булмый. Чистай мөхтәсибәте татар халкына кагылган бар мәдәни һәм мәгьрифәт чараларын үткәрергә тиеш түгел бит, алар аны Чистайның, үз халкының чын патриотлары булганга эшли.
Шуңа күрә дә, тиз арада Татар мәдәни үзәген ачып, бюджет хисабына бинаны тотып, берничә хезмәткәрне штатка кертергә кирәк. Республикада андый үрнәкләр бар. Чистайлылар Бөгелмәдәге үзәкнең эшчәнлеген өйрәнгәннәр һәм, шул форма безгә дә бик кулай булыр иде, диләр.
Чистай активистлары Татар бистәсенең бик матур, җайлы урынында театр бинасы төзергә дә хыяллана – шул буш урынны күрсәттеләр. Алар белән мин дә, кайчан булса да Чистайга йөз белән борылырлар, дип, матур хыялларга чумам.
Чистайда үзешчән татар театры бар, спектакльләр куеп торалар. Анда «Ак калфак» ханымнары да катнаша, ә Гаяз Исхакыйны искә алу чарасында алар Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романындагы «Чистай кызлары» бүлеген сәхнәләштерде.
«Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре»
– 2021 елда тарихчы, галимә Тәэминә ханым Биктимерова белән «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дип аталган проект эшләп, «Татнефть» хәйрия фонды уздырган конкурста катнашып, җиңеп чыктык. Шул проект кысасында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында конференция үткәрдек, хөрмәтле мәгърифәтчеләребез турында китап әзерләдек. Китапның презентациясен Татарстан Милли китапханә бинасында үткәрдек. Конференциягә дә, китапның презентациясенә дә Чистай активистлары килде. Алар шунда ук, китапның презентациясен Чистайда үткәрик, дигән теләген әйтте. Тәэминә ханым белән Чистайда үткәрәчәк презентациягә китаплар да саклап куйдык. Без бу чараны гел кичектерә килдек.
Бу көннәрдә генә, Рушания ханым, күпме кичектерергә була, эшлибез, планга керттек, әйдәгез бергәләшеп датасын килешик, дип шалтыратты. Чара гадәттәгечә Ислам үзәгендә булыр, презентациягә укучы балаларны чакырырга дип уйлыйбыз, диде.
Иманым камил: Чистай мөхтәсибәте, активистлар чараны бик яхшы итеп оештырырлар, үзем җәй айларында гына да 5 тапкыр Чистайда булдым, үз күзләрем белән күрдем.
Презентацияне кичектерә торгач, 2025 елга да ерак калмаган. 2025 елда – галимә, язучы, гомер буе татар хатын-кыз мәгърифәтчеләренең, гомумән, татарның атаклы шәхесләренең хезмәтләрен, тормыш юлларын өйрәнеп, халыкка җиткерүче, хөрмәтле Тәэминә ханымның олы юбилее. Тәэминә ханым үзен мактаганнарны өнәми, шуңа күрә юбилейларын да үткәрергә яратмый, үткәрсә дә, бик гади, якыннары белән генә аралашып үтә аның бәйрәмнәре. Ә үзе атаклы татар шәхесләре турында көне-төне сөйләргә әзер. Конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, төрле чараларда Тәэминә ханымның ялкынлы чыгышлары һәрвакыт зур кызыксыну уята, күп мәгьлүмат бирә.
Чистайның иң зур «Чистай» исемле мәдәният бинасында, әдәби-музыкаль чара форматында презентация үткәрергә иде. Тәэминә ханым яраткан Чистай кызлары – Хәдичә Ямашева, Гөлсем Камалова, Фатыйма-Фәридә Ваһапова турында рәхәтләнеп, илһамланып сөйләр иде. Чистай кызлары турында Чистай халкы алдында сөйләү – Тәэминә ханымның хыялы. Бу чара аның юбилеена зур бүләк булыр иде. Гомер буе Чистаен сагынып, чит илдә яшәргә мәҗбүр булган шагыйрә, драматург, педагог, публицист Сания Гыйффәт, язучы Рәйсә Ишморат, Габдулла Тукайның музасы Зәйтүнә Мәүлүдова, Яуширмә авылы кызлары – бөтен дөньяга билгеле атаклы тюрколог Сәгадәт Исхакый-Чагатай, 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Рабига апа Хәкимованы – беренче тапкыр үз туган шәһәрләрендә искә алу, алар турында халыкка сөйләү бик кирәк дип саныйм. Беренчедән, Чистай һәм Чистай өязендә – бер төбәктән шулкадәр күп хатын-кыз мәгърифәтчеләре туып үсүе – үзе бер феномен. Чистайда һәм Чистай өязендә туып үскән, татар халкы укымышлы, алга киткән милләт булсын дип искиткеч тырышлыклар күрсәткән хатын-кызларыбызны халык бик аз белә. Ә Чистай халкы өчен – бөтенләй яңалык, аларга бит һәрвакыт сугыш елларында анда яшәгән язучылар турында һәм рус сәүдәгәрләре турында гына сөйлиләр. Икенчедән, Чистайда зур залларда, татар телендә чаралар бик сирәк үтә, – дип чаң сукты Сурия Усманова.
Чистайдан соңгы яңалыклар
21 октябрьдә Чистайда яңадан бер бинаны «Мәдәни мирас обьекты» адресы (Ленин урамы, 60) 1 сумга сатарга куйдылар. Бу чара аптыраганнан эшләнелә, Чистай администрациясе бинаны саклап калу өчен тырыша.
Биналар хәле, музейлар турында элекке язмада тәфсилләп сөйләдек: Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова: «Чистайда татарга кагылышлы 12 музей булуын телим!»
Бинаның статусы – «Мәдәни мирас объекты». Каталогка кереп, бинаның тарихын укыдым. Кемнеке икәнлеге билгеле түгел, «сәүдәгәр йорты» дип кенә язылган. Мөмкин: бина Хәдичә Ямашеваның туган йортыдыр, яисә Фатыйма-Фәридә Ваһапованыкы, белмибез бит – өйрәнелмәгән...
Рушания Закирова белән яңа чара әзерлибез. Чистай өязенә кергән Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнарының төбәкчеләрен, укытучыларын, китапханә хезмәткәрләрен, язучылар, журналистларны, үз төбәгенең тарихын белгән, өйрәнергә теләгән барлык якташларны шул темага сөйләшергә чакырабыз. Танышып, тупланып, эш юнәлешләрен билгеләп, тарихны өйрәнер өчен. Форсаттан файдаланып, шул түгәрәк өстәлгә чакырам, – дип тәмамлады сүзен Сурия Усманова.