Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шурик - «Интертат» журналисты: юморчы Юра Павлов Айдар Тимербаевка видеоролик эшләгән

news_top_970_100
Шурик - «Интертат» журналисты: юморчы Юра Павлов Айдар Тимербаевка видеоролик эшләгән

Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов Айдар Тимербаевның концерты уңаеннан кызыклы видео әзерләгән. Видеода Совет заманында популяр булган фильм геройлары татарча «сөйләшә» һәм Айдар Тимербаевны мактый. Шурик образында – «Интертат» журналисты.

Сюжет буенча, кыска фильм Беренче канал алып баручысы Дмитрий Борисовның «Вечерние новости» тапшыруында Айдар Тимербаевның концерты турындагы хәбәре белән башланып итә. Соңрак Совет киносы йолдызлары Айдар Тимербаевның иҗат юлы, аның җырлары белән танылган татар эстрадасы артистлары турында сөйли. Сюжет «Эх, Айдар, Айдар, холкың бигрәк кайнар, кочагың да кайнардыр синең...» дигән җыр белән үрелеп бара.

Концертта катнашачак җырчыларны санаганда, халык арасында торган «журналист Шурик»: «Эй, концертны кем алып бара? Язып куям», – дип телгә килә. Исергән Шурикның оригиналдагы «Я записываю» дигән өлешенә шушы репликаны куйган Юрий Павлов. Видеоязмада Шурикның «Интертат» газетасыннан килүе әйтелә.

Юрий Павловның үзеннән журналист образына ни өчен республика басмалары арасыннан нәкъ менә Интертат журналистын куюын сораштык.

«Мин сезне яратам бит, Интертат. Интертат минем турыда да язды, шуңа да керттем. Әйбәт, молодцы! Тырышып эшлисез, дөресен язасыз», – дип җавап бирде видеоязма авторы.

Сценарийны Юрий Павлов үзе әзерләгән. Мондый видео эшләргә Айдар Тимербаев үзе тәкъдим итте, ди Юрий.

Интертаттан килгән Шурик сюжетта тагын бер тапкыр күрсәтелә. Бу юлы инде Шурик татар эстрадасы турында соңгы хәбәрләрне чын күңеленнән, кызыклы, мавыктыргыч, оператив итеп сөйли. Нәкъ «Интертат» кебек!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100