news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сургутта татар телен өйрәнүчеләр өчен яңа уку елы башлануын бәйрәм итте

news_top

Сургутта татар иҗтимагый үзәгендә татар телен өйрәнүчеләр өчен яңа уку елы башлану уңаеннан зур бәйрәм узды. Бәйрәмгә туган телне чын-чынлап кадерләгән 60 ка якын милләттәшләребез җыелган, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Чараны Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ришат Гыйззәтулин ачып җибәрде. Ул яшь буынга туган телне саклау һәм тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте. ХМАО-Югра мөфтие урынбасары Фидан хәзрәт Корбанаев, Татар милли-мәдәни мохтариятенең даими иганәчесе, «Техтранссервис» ҖЧҖ җитәкчесе Миндар Әгъләмов, педагогика фәннәре докторы, профессор Рафис Шәймәрданов һәм башка кунаклар катнашты.

Рафис Шәймәрданов укучыларга үзенең «Татар милли педагогикасы» китабын бүләк итте. «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте вәкилләре дә укучыларны яңа уку елы белән котлады. Бәйрәмдә «Сандугач» җыр-бию ансамбле солистлары чыгыш ясады.

Татар теле укытучысы Алсу Гайнетдинова мәктәпнең уку программалары һәм яңа уку елына планнары белән таныштырды. Дәресләрдә балаларга һәм өлкәннәргә татар телен өйрәнү белән беррәттән, аны көндәлек аралашуда кулланырга өйрәтүгә дә игътибар биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар