Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сургут депутаты декларациядә 26 фатиры, 10 самолеты булуын күрсәткән

Аның шәхси газүткәргече, торак йорты, өч автостоянкасы, экскаваторы да бар икән.

news_top_970_100
Сургут депутаты декларациядә 26 фатиры, 10 самолеты булуын күрсәткән
Сургут шәһәре Думасы

Сургут шәһәрендә ЛДПР депутаты һәм эшмәкәр Евгений Барсов 2019 елда 72 миллионнан артык акча туплаган. Декларациясендә күрсәткән мәгълүматлар буенча, депутатның кереме 2 тапкыр арткан. Евгений Барсовның 10 спорт самолеты, шәхси газүткәргече, торак йорты, өч автостоянкасы, экскаваторы, Россиядә территориясендә 26 фатиры бар икән. Бу турыда НТВ каналы язды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Барсовның 29 фатиры булган. 2016 елда ул 10 самолет, 5 фатир, 11 миллион сум табышын декларациягә керткән булган. 2017 елда керем турында мәгълүмат юк, шул елны ул «Бердәм Россия» партиясеннән чыккан. Аннары өстәмә сайлауда катнашып, ЛДПР әгъзасы буларак Думага узган.

Евгений Барсов ХМАЮ-Югра Самолет спорты федерациясе президенты. Моңа кадәр 25 ел «Сургутстройтрест» оешмасы генераль директоры була, 2018 елда бу активын сата, дип яза матбугат чаралары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100