
Башкортстандагы Айгыр тауларында турист имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» яза.
«Шүрәле тешләре» кыяларында ял итәргә тукталган төркем кичә коткаручыларга шалтыраткан. Алар бер иптәшенең имгәнүен әйткән.
Турист ир-ат аягына балта белән суккан, иптәшләре канны үзләре туктата алмаган, ярдәм сорарга туры килгән.
Урынга коткаручылар барган һәм туристка ярдәм иткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, туристлар төркеме Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында теркәлмәгән, диелә хәбәрдә.