7 майда режиссер Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга, дип хәбәр итә «Вольга» кинопрокат компаниясе. Төп рольләрне Алинә Насыйбуллина үзе һәм Максим Матвеев башкарган.
Картинаның сюжеты татар фольклоры белән бәйле. Фильмның премьерасы 48нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Рус премьералары» конкурсы кысаларында узачак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Фильмда Рузил Миңнекәев, Сергей Гилев, Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев һәм башка актерлар төшкән.
Картинаны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан локацияләрендә төшергәннәр.