Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Супертамада Гамил Нур: «Фирдүс Тямаев туйларны баштанаяк үзгәртте»

Тиздән – яз, димәк, туйлар сезоны якынлашып килә. Супертамада Гамил Нур белән иң отышлы туйлар һәм тамадалык эше турында сөйләштек.

news_top_970_100
Супертамада Гамил Нур: «Фирдүс Тямаев туйларны баштанаяк үзгәртте»
Рамил Гали

– Гамил абый, сез – Казанда хәләл туйлар үткәрә башлаучы беренче кеше идегез бугай?

– Әйе. 90нчы елларга кадәр тамада чакыру юк иде. «Эсвидитель» булып бушлай эшләдек. Шунда аракысыз туйлар үткәрү идеясе да туды. Чөнки эчкечелек кешеләрне кимсетә, уңай сыйфатларны киметә иде. Шуңа күрә мин «аракысыз туйлар» дип, «каршы амбразурага» капландым. Шуннан аны шаккатыру эзләүче журналистлар күреп, тамадалык буенча да сораулар бирә башлады. Бу эштәге яңа тенденцияләрне, йолаларны төптән белеп сөйләүче кеше юк иде. Матбугат мине бик яратты. Медиада минем хакта «Татарстанның баш тамадасы» дигән фикер туды кебек. Бу дөрес фикер түгел иде. Акча «сугучы» баш тамадалар башка булды, ә мин бары тик фикер бирүче, идея таратучы гына булдым.

– Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрдеме?

– Берара ул бизнес бик киңәйде, ә хәзер тарайды. Кешеләрнең матди мөмкинлеге дә, туганлык җепләре дә тарайды. 20 ел элек туйларга ерак туганнарны, туганнан туганнарны, өченче буын туганнарны да чакыралар иде. Хәзер бәйрәмне әти-әни, үз туганнары белән генә ясау китте. Кунаклар саны кимеде. Рәсми рәвештә никахлашып тормаучылар да бар.

– Бүген туйны никах белән бергә генә зурлап үткәрүчеләр дә күп.

– Әйе, анысы трендка әйләнде. Моны да минем «ноу-хау» дип әйтергә була. Ул мәсьәләдә мин пионер булдым. Сәбәбе – туйны аек итүне аклар өчен, аны никахка кушарга туры килде. Ислам динен сайлаучыларга ул тиз арада нормага әйләнде. Аннары икътисади сәбәп туды. Никахның бер өстенлеге бар – анда туйдагы купшылык кирәкми, чыгымнар аз. Биш мәртәбә арзангарак төшәргә мөмкин. Купшы туйлар да азайды.

Тагын шундый үзенчәлек бар: уңышлы яки бай кешенең чакырылган кунаклары барысы да килә, ә проблемалырак яки ярлырак кешегә шактый кунагы килми. Банкрот туйлар шактый була башлагач, кеше уйга калды.

– Хәзер, уңышлы кеше янында күбрәк йөрү үзеңә дә уңыш китерәчәк, диләр бит.

– Әйе, кыргый капитализм башланды. Ә без социализмда тудык. Шуңа күрә миңа үзбәк туйлары ошый. Беренчедән, алар туйда акчаны кире кайтарам дип газапланмый. Алдан ук белеп тора: кайтмаячак. Туйны ул башкаларны сыйлау өчен ясый, акча җыяр өчен түгел. Икенчедән, үзбәк туен тыйнак ясаса да, бар авылын чакырып пылау ашата. Купшы өстәлләр, атмосфераны бик байлары гына ясый.

Ә иң файдалы туйлар – төрекләрдә: алар тыйнак өстәлгә су, печенье, чикләвек куеп чакыра да кич буе я алтын, я акча җыя. Шунысы яхшы: үзбәк белән төрек үз туенда тәүлек буе бии. Кунаклар килә-китә тора, ә бәйрәмнәре озак дәвам итә. Ә төрек Казандагы кебек туй ясаса – бу гадәттән тыш хәл. Төрек яки гарәп кияве өчен татар киленнең ата-анасы туй ясый.

 

Фото: © Рамил Гали

– Туй үткәрү үзен аклыймы?

– Никах аклый, туй – юк. Никах чыгымнары аз. Никахка өлкән туганнар, акчалы пенсионерлар килә. Алар, әти-әниләрне үз итеп, конверт китерә. Туй акланмый, анда бит акчасыз яшьләр өчен программа ясала. Алар форматы – 300 сумлык дискотека. Тик туйның максаты акча эшләү түгел, кунакларны сыйлау. Кияү белән киленнең 300 мең сумлык менюга акча түләргә мөмкинлеге юк икән, ул аны 50 мең сумлык җирдә ясарга тиеш. Мәсәлән, өйдә, коттеджда. Бәрәңгесен-итен үзе пешерә яки пешекче чакырта. Купшы туйлар үзен аклый алмый, арада бик бай һәм мәрхәмәтле спонсор туганың килеп чыкса гына.

– Туй үткәрү уртача ничә сумга төшә?

– Туй матур, купшы, затлы булырга тиеш, дип санаган, авылда яшәүче уртакул кешеләрнеке 500 меңгә төшә, дип әйтик. Якынча 100-150 кешене чакырып. ТОП-җырчылар чакыра калсаң, аларның үзләренә дә аерым 500 мең түләргә кирәк.

– Нык купшы туйларны кемнәр үткәрә?

– Аны көньяк менталитетына хас булган татарлар күбрәк үткәрә. Әйтик, Пенза, Самара татарлары. Акчасы, туганнары булганы. Анда 200 кешелек туй – табигый хәл. Уфа ягында исә халык кискен бүленә – нефтьтә эшләп баеганнары һәм ярлы халык. Анда кайберсе 30-40 кешелек туй да ясый алмый, кемдер 100 кешегә 1 миллион сумлык туй ясый. Мин яшьләрдән: «Акчагыз бармы? Аклый алырсызмы?» – дип сорыйм. Намусым чиста, минем туйдан соң кеше «ыштансыз» калмый.

– Туйдан соң ничек «ыштансыз» калмаска? Берничә киңәш бирегез әле.

– Юрганыңа карап аяк сузарга! Туй өчен кыз ягы да, егет ягы да түләгәнгә аптырыйм инде. Никахка – кыз ягы, туйга – егет ягы түли. Монысы – идеаль очрак. Егет ягы бай икән, ничек тели, шулай эшләсен.

Бай булмаса, экономияле туй үткәрсен, коттедж варианты бик әйбәт. Ерактан туганнары килгән, кунарга урыннары юк, ди. Кунакханәгә барсаң, 5-7 мең сум – кыйммәт. Коттеджда йокларга урын бар, төне буе сөйләшеп чыгарлар, гармунда уйнарлар, урамда шашлык кыздырырлар. Шәп бит! Бу – Казан өчен.

Миңа шундый бер кияү белән кәләш туры килде. Америкада яшәп кайтканнар, монда аспирантурада укыйлар. Бернәрсәгә исләре китми. Коттеджга килеп төштек. Бер капчык бәрәңге тора, туңдыргычта – ит. Кияү белән килен 2 сәгатьтән килә, диделәр, әти-әни һаман да юк. Пешекче дә юк. Әти-әниләр килгәч, аларны тотып сүктем, бәрәңге чистартырга, аш куеп, өстәлгә әйбер турап тезәргә куштым. Шулай ерып чыктык. Ашатуны да, биетүне дә, бизәүне дә мин хәл итеп тордым. Тамада шундый уңган, җаваплы булырга тиеш. Беркөнне генә шуларны күрдем. 8 ел гомер узган, Казанда йорт салганнар. Аяк терәп яшәп яталар...

Кем ничек тели – шулай эшли, яши инде. Экономия максатың бар икән, повар да чакырмыйсың, үзең әзерлисең. Мөмкинлегең булса, 1 пешекче, 2 официант чакырасың. Тик туй сыйфаты ашаудан тормый.

 

Фото: © Рамил Гали

– Залны ничек дөрес сайларга?

– Бөтен җиргә ясалма чәчәкләр тезеп, залны фотосессия урынына әйләндерәләр хәзер. Ап-ак фотосессия залында кайнап торган 7 сәгатьлек туй уздыру авыр. Алардан кунаклар 4 сәгатьтән кача башлый. Аның каравы, купшы залларда клиентларны алдау – 2000лек менюны 5000гә сату мөмкинлеге зуррак.

Мин ул ак залларны, чегән туйлары өчен, дим. Европада бердәнбер туй ясаучы халык бар – Румыниядәге чегәннәр. Ак заллар, түгәрәк өстәлләр – аларда. Бу бездә «Европа туе» дип сатыла, чынбарлыкта ул – Азия, Согуд Гарәбстаны форматы. Ә чын татар туйлары беренче катта, кысан бүлмәдә, җылы атмосферада, бер өстәлдә, һичьюгы «П» яки «Ш» өстәле артында уза. Анда бер килгән кешенең чыгасы килми. Зал агач, гәрчич, шоколад, куе кызыл төстә булса әйбәт. Диварлар җылылык бирергә тиеш.

Мин, залларны күрү белән, андагы туйлар ничә сумга төшәчәген әйтәм. Нинди залларны кем сайлаганын да чамалыйм. Бер таныш туй ясый. Ул сайлаган зал – кыйммәтле, шул ук вакытта иң уңышсыз зал. Анда халык өшеп яки бөрешеп утыра – стенасы пыяладан. Әле идәне дә ике дәрәҗәдә, ә бу – бик җайсыз. Әлеге зал кызу канлы яки бай халык өчен генә эшләнгән. Анда туй үткәргәнче үк 500 мең сум аванс алып куялар иде. Гадәттә, андый туйларда хәзер ашау 700-800 мең сумга төшә. Миңа ул пыяла стеналы залда эшләргә туры килмәде. Чакырганнар иде, мондагы атмосфераны җайлау өчен бер олау артист кирәк, дидем. Үпкәләп киттеләр. Ул зал 2014 елда ук, кризис башлануга юкка чыкты һәм күптән инде җире сатылып җимерелде.

Зур залларда да газапланып эшләгән аз булды. Кайчак шундый салкын, җиләс залда миллион сумга ашатып туй ясаучылар 10 мең сумга тамада эзли. Миллион сумга туй ясыйсың икән, миллион сумлык мәдәни программа да кирәк. Баланс булырга тиеш. Ашаудан өстенрәк – программа. Туйда нинди аш ашаганын кунак тиз оныта. Элвин Грейны, Илсөя Бәдретдинованы, Фирдүс Тямаевны чакырсаң, мәңге онытмый. Алар бөтенесе килеп җырласалар да, таманга гына туры киләчәк.

Әгәр синең ирекле, буш зал икән, аны «кайнарлату», тутыру өчен, бик энергияле, көчле, бөтен кешене егып салырлык җырчылар булырга тиеш. 50 меңлек туй икән – 50 меңгә мәдәни программа булырга тиеш. Ә бездә 500 меңлек туйга 15 меңлек мәдәни программа ясыйлар. Көлке.

– Мин – Әлмәттән, әйтик, безнең район менталитетына нинди заллар туры килә?

– Әлмәттә акчалы халык шактый, алар пафослы, купшы залларны сайлый, индустрия шуңа яраклаштырылган. Акчалы нефтьчеләр өчен түгәрәк өстәлле зур заллар бар. Анда Башкортстан да якын, мишәрләр дә бар. Кеше туйга килә әле анда. Бииләр, җырлыйлар.

– Кайсы районда килмиләр?

– Төньяк районнарда кунак кимрәк. Казанлылар да индивидуалист. Туганнар арасында йөрешү аз. Күбесенең ипотекасы, кредиты бар. 2000 сумга бара алмыйм яки 5000 сум акчам юк, дип уйлый ул. Туйга бармаска 40 сәбәп табылырга мөмкин.

– Кияү-кәләшләр истә каламы? Соңыннан да аралашасызмы?

– Әйе. Туй барышында ук ватсапта төркем ясыйбыз. Бөтен кешене сөйләтеп бетереп булмый икән, котлауларны шул төркемгә җибәрәләр. Аннан шунда фото-видеоларны алмашабыз. «Нигә монда видеограф заказать иттек соң?» – дип утыралар инде соңыннан. Туйның видеолары бүген-иртәгә генә кадерле аның. Соңга калып ясалган зур видеоларны аннары кунак карамый.

 

Фото: © Рамил Гали

– Иң үзенчәлекле туйлар нинди? Нинди яңалыклар бар?

– Туйларда читтә яшәүче туганнары туры элемтәгә чыга. Яңалыклар юк! Яңалыклардан арды инде халык.

Иң үзенчәлекле туй, мөгаен, кызлар аерым бүлмәдә, килен дә шунда кара күлмәктән аерым утыргандадыр. Ирләр аерым, кәләшне һәм хатын-кызларны туй буена күрми. Бу – шартлы рәвештә «кырыс дини формат» яки 100 ел элек булган туй форматы, дип атала. Бик кызыклы туйлар – 2-3 көн дәвам иткәннәре. Алар хәзер бик аз очрый. «Килен чәе» дигән әйбер бар, аны кияү өендә икенче көнгә әзерлиләр. Кайбер җирдә «савым», «арчи» дип тә атыйлар. Йолалар сирәк авылларда гына сакланган.

Татарстанда йолалар саклана торган авыл – Шәле бар иде. Анда әле дә үз туйларына хас булган әйберне – һәр туйга мич коймагы, өчпочмак пешерәләр һәм бәйрәмне үз авылларында ясарга тырышалар.

Чувашстанда Шыгырдан авылы бар, анда аларның «ступай», «савым» йолалары, «ак» һәм «кызыл» туйлары бар. Алар кадимирәк, шуңа аларда традицияләр озаграк саклана. Бер-берсенә берегебрәк, дус-тату яшиләр.

– Эш элек җиңелрәк идеме, хәзерме?

– Элек конкуренция юк иде. Ничек тә ярады. Тик ул вакытта уңайлы шартлар булмады. Проблемалы кешеләр белән элек тә авыр иде, хәзер дә авыр. Киң күңелле, ачык йөзле кешеләр белән элек тә җайлы иде, хәзер дә. Байлар туе булса, таләпләр күбрәк була. Шул ук вакытта байлар арасында да гади кешеләр очрый.

– Тамадамы, әллә алып баручымы?

– «Тамада» дисәң – азрак, «алып баручы» дисәң күбрәк түлиләр. «Алып баручы» – маркетинг термины. Макаронны – «паста», кара ипине «чиабатта» дип сатсаң, кыйммәткәрәк алалар бит. Туйларда да, гади генә әйберләрне ике бәягә сатар өчен, купшы сүзләр кулланыла.

– Тамадалар аеруча кемгә охшарга тырыша?

– Тямаевка! Ул индустрияне баштанаяк үзгәртте. Тямаев музыкасы бию почмакларын кыздыра, уята алды. Тямаев образы – кызу, дәртле, көчле! Элек багана кебек катып басып торган җырчылар да Тямаевка ияреп биеп эшли, тырыша, үзен кызганмый башлады. Зур туйларга чын «кабызгычлар» кирәк. Никахларга шыпыртлар да ярый.

– Иң күп чакырылучы җырчы кем?

– Соңгы елда Илсөяр Бәдретдинова булды.

 

Фото: © Рамил Гали

– Туйлардан энергия аласызмы?

– Бирәбез! Салкын канлы кешеләрнең күңелен күтәреп җибәрү авыр. Алар бераз аракы капмаса, чакралары ябык була. Чакраларын ачарга кирәк. Берара Кукмарага аракысыз туйларга тамада булып мин генә йөри идем. Анда нык тырмашырга, психолог булырга туры килде. Фирдүс Тямаев «технологиясен» кулланып, түшәмгә кадәр сикереп биергә, аларны аптыратырга кирәк. Нинди тиле соң бу, дисеннәр. Ә Самара яки Пензага барсаң, алар үзләре сикереп тора. Кавказ ягына барсаң, аек булсалар да, бөтен кеше лезгинка бии, һәм туйлары 15 сәгать бара.

– Ә Татарстанда?

– Ә Татарстанда туйдан җырламыйча-биемичә киткән кешеләр дә күп. Тулаем алганда, уен уйнату – ярлы заманнан калган гадәт. «Акча да түлим, ни өчен монда газапланып уйнарга да тиешмен», – дип уйлый кеше. Кайчак киленнәргә дә: «Акчаны кунак түли, монда син аларның күңелен күрергә тиеш», – дим. «Кунакның күңеле булсын», – дигән сүзгә бик аптырыйлар. Алар туйда үзенең – килен күңелен күрергә кушалар.

Бездә киленнәргә мәһәр түләнми диярлек, калым юк, шуңа алар туйдан максимум алырга тели. Ләкин беркемнең дә «килен» дип исе китми! Килен күңеле булсын өчен генә эшләргә килүче кунаклар юк. Ә безнең туй индустриясе – тамадалар, банкет заллары хуҗалары киленне котырталар, аның аша кияү, ата-анасы акчасын суырталар. Ул соңыннан тартмадагы акчаны санап карый – 200 мең сум да җыелмый. Бурычлы булып кала... Хәер, туганнарын, якыннарын санга сукмыйча, качып кына 5 кешелек туй ясаучы кызлар да очрый. Авылдагы ата-анасы, без ярлылар түгел, туй ясарга телибез, тик кызыбыз каршы, дип, Казан ресторанында аптырап йөри.

– Кәефсез чакларда ничек тамада булып эшлисез? «Битлек» киясезме?

– Андый чак булганы юк. Туйда кәеф бер мизгелдә күтәрелә. Безнең эш авыр түгел. 100 метр җир астына төшеп, шахтада эшләмибез. Тоз да чыгармыйбыз, таш та күтәрмибез. Тамада эше рәхәт. Казанда – 5 мең, Татарстанда 10 мең тамада бардыр. Эшкә зур чират бар.

– Бүтән эш белән шөгыльләнергә дә уйларыгыз бармы?

– Бу миңа бәйле түгел. Нинди генә заман булса да, эшсез, ач калмам, дип өметләнәм. Берара туристик театрда уйнап алдым. Экскурсовод булып та эшли алам. Тик минем киләчәк миңа бәйле түгел. Без бүген – монда, иртәгә кая җибәрәләр бит әле... План кормыйм.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 7 май 2023
    Исемсез
    Олы улым зурлап туй ла, никах та ясады. Кече улым никах кына ясады.
  • 25 февраль 2023
    Исемсез
    Мин 7 ел элек булганны яздым. Хәзер ул бэялэр ике мэртэбэ арткандыр инде. Дуракларга аучы табылып.
  • 25 февраль 2023
    Исемсез
    Гений бу кеше, акыллы, намуслы. Безнең малай туенда тамада 250 000, видеограф 100 000, фотограф 70 000 алды. Килен ягы чакырттым. Акчасын мин бирдем. Суга салдым...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100