Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суперсервис аша вузга документларны ничек тапшырырга?

2022 елда 800дән артык вуз суперсервис аша абитуриентлардан документлар кабул итәчәк.

news_top_970_100
Суперсервис аша вузга документларны ничек тапшырырга?

2021 елда Россиянең 537 югары уку йорты суперсервис мәйданчыгында кабул итү кампаниясен үткәргән — бу күрсәткеч узган уку елы белән чагыштырганда 10 тапкырга арткан. Ә 2022 елда 800дән артык вуз суперсервис аша абитуриентлардан документлар кабул итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Сервис ярдәмендә нәрсә эшләргә була?

  • керү өчен югары уку йортларын сайларга;
  • укырга керүгә ризалык бирү турында гариза һәм өстәмә документлар җибәрергә;
  • югары уку йортларында өстәмә керү сынаулары даталары турында белергә;
  • конкурс исемлекләрендә үз урыныңны күзәтеп торырга;
  • гаризага үзгәрешләр кертергә;
  • югары уку йортыннан хәбәрнамә алгач, түләүләр турында белергә.

Суперсервис «Госуслуги» платформасы базасында эшли, димәк, анда, ким дигәндә, теркәлергә кирәк. Эш катлаулы түгел, әмма бик файдалы — документларны университетка тапшыру өчен генә түгел, ә башка күп кенә көнкүреш «процедуралар» — фатир өчен түләргә, табибка язылырга һ. б. әлеге суперсервис аша башкарып була.

Керү өчен документларны ничек дөрес бирергә? 

«Госуслуги» да теркәлгәннән соң, «Вузга керү өчен гариза бирү» бүлеген сайларга һәм гариза тутырырга кирәк.

  • БДИ һәм керү сынаулары нәтиҗәләрен күрсәтегез. Әгәр 2022 елгы БДИның нәтиҗәләре гариза биргән вакытка килеп ирешмәсә — куркыныч түгел. Алар вузга автомат рәвештә, аларны игълан итүгә тапшырылачак.
  • Укырга керергә теләгән вузларны сайлагыз. 2022 елда алар 5 тән дә артык булмаска тиеш (һәр юнәлештә 2дән алып 10 юнәлешкә кадәр). Сервиска университетлар һәм белгечлекләр буенча уңайлы эзләү ысулы урнаштырылган.
  • Индивидуаль казанышларны күрсәтегез һәм раслый торган документны йөкләгез, мәсәлән, олимпиадада катнашу турында диплом. Бу сезгә укырга кергәндә өстәмә баллар бирәчәк.
  • Әгәр сездә белем алу турында документ бар икән, аның сериясе, номеры, кем тарафыннан бирелүе турында мәгълүмат кертегез. Әгәр дә сезнең аттестат «Госуслуги»да шәхси кабинетыгызда бар икән, мондый очракта «Вузга онлайн керү» сервисында әлеге мәгълүматлар автомат рәвештә барлыкка киләчәк.
  • Әгәр максатчан уку буенча керәсегез килә икән, бу хакта та күрсәтергә кирәк.
  • Гариза җибәргәннән соң вузлардан килгән белдерүләрне күзәтеп торыгыз. Игътибарлы булыгыз: югары уку йортларының кабул итү комиссияләре сездән начар укыла торган документларны алыштыруыгызны сорарга мөмкин, бу очракта аларга тиз арада җавап бирергә кирәк. Әгәр югары уку йорты өстәмә сынаулар үткәрә икән, сезгә кичекмәстән аларга язылырга кирәк.
  • Барысы да әзерме? Өстәмә сынаулар үтәчәкме? Конкурс исемлекләрендә үз урыныгызны күзәтеп барыгыз — моны да онлайн эшләргә мөмкин. Һәм иң катлаулы һәм җаваплы өлеш: үзегез теләгән һәм сезне кабул итергә әзер булган югары уку йортына үзегезнең ризалыкны бирү.
  • Кирәк булган очракта, гаризаны чакыртып алырга һәм башка вузга бирергә мөмкин.
  • Вуз укырга керү турындагы боерыкларны бастырганнан соң, сезгә хәбәрнамә киләчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100