Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Супер Тамада Гамил Нур: «Татар Кыш бабае шыпыртрак, иплерәк, җайлырак»

news_top_970_100
Супер Тамада Гамил Нур: «Татар Кыш бабае шыпыртрак, иплерәк, җайлырак»
Рамил Гали

Татар Кыш бабае нәрсәсе белән аерыла?

Дед Мороз: «Эхе-хе-е-ей!» – дип зурдан кубып керә, татарныкы шыпыртрак, иплерәк, җайлырак. Өенә чакыручыларның кубесе: «Безнең балалар сезнең муенга менә, алар бернидән курыкмый», – дисә дә, балалар Кыш бабайны күргәч аптырап кала, бик дулкынлана. Шуңа күрә сак кына эшләргә тиешбез. Балалар психологы кебек. Татар Кыш бабае кергәч, балалар курыкмый, еламый.

30 ел Кыш бабай булып йөрим инде. Өйгә дә барам, балалар бакчасына да, корпоративка да. Мин 20 минутка керәм. Озакка китсә, туялар.

Татар зыялыларының, артистларның, журналистларның балалары матур итеп татарча сөйләшә, шуларга сокланам. Казанда татарча сөйләшә торган балалар элек тə күп булмады, хәзер генә кимеделәр, дип әйтә алмыйм.

Татар кешесе Кыш бабайны йортына бик чакырмый. Безнең халык тыйнак, артыгын кыланмый, «исраф» дигән төшенчә дә бар. Кыш бабайны күп чакырмау шуңа бәйле.

Татарстан районнарында хакимият корпоративлар ясамаска тәкъдим итте. Ләкин кешеләр коронавирустан нык арыган, рәхәтләнеп ял итәселәре килә. Быел районнардан Казанга килеп бәйрәм итүчеләр шактый. Тик монда бәялəр аларны «тешли». Кемнең акчасы бар, шулар берничә кеше җыелып, шыпырт кына килеп бәйрәм итә.

Әмма хәзер барыбер 10 ел элеккеге кебек зурдан кубып бәйрәм итү юк. Аның каравы, Казанга акчалы мəскәүле, себерле, ураллы туристлар куп килə башлады. Чит ил студентлары бик күп. Алар, гадəттə, 31 декабрь кичендə ресторанда утыра.

Иң дәртле, җырларга-биергә ярата торган татар кешеләре иcə Башкортстанда тора. Күп җырчылар шул якта концертлы корпоративлар куя. Бу миңа бик ошый. Чөнки кунакларны уртага чыгартып «уйнатып» бимазаламыйлар. Татар эстрадасы матур, рəхəтлəнеп тыңларга да, кушылып җырларга да, кинəнеп биергə дə була.

Гамил Нурның ВКонтактедагы аккаунты: 

https://vk.com/gamilnur

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 декабрь 2022
    Исемсез
    Минга айфон китерсен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100