Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярадан каны агып беткән»: хәрби операциядә һәлак булган Илназ Хәбибрахмановны җирләделәр

Мамадыш егете Илназ Хәбибрахмановны туган ягында соңгы юлга озаттылар. «Интертат» солдат егет турында истәлекләрне барлады.

news_top_970_100
«Ярадан каны агып беткән»: хәрби операциядә һәлак булган Илназ Хәбибрахмановны җирләделәр
"Мамадыш-информ"

Илназ Хәбибрахманов 1998 елның 31 декабрендә Мамадыш шәһәрендә туган. 2017 елда Мамадышның 4нче номерлы урта мәктәбен тәмамлап, Чаллыдагы медицина училищесына укырга керә. 2020 елда Оренбург өлкәсе Тоцк шәһәрендә хәрби хезмәткә китә. Быелгы елның февраль аенда, разведка ротасы ефрейторы дәрәҗәсендә, Луганск һәм Донецк халык республикаларына махсус хәрби операциягә җибәрелә. Февраль аеннан ук хәрби конфликтларда катнашкан егет 23 октябрь көнне һәлак була. Аның үлеме турындагы хәбәрне әти-әнисенә 25 октябрьдә җиткерәләр.

Илназның хатыны белән улы тол калды…

 

Фото: © «Мамадыш-информ»

«Каян гына сабырлык алыйм...»

Илназ турында истәлекләрне барлау ниятеннән, әнисе Розалия апа белән элемтәгә кердек. Розалия һәм Альберт Хәбибрахмановлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Тәртипле булды, яхшы укыды, сүз тыңлый иде. 31 декабрьдә 24 туласы иде… Чаллыда медицина көллиятен укып бетергәч, контракт буенча хезмәт итте. Украинага февраль аенда ук керде. Анда 38 көн булып, яраланып кайтты. Монысында китеп бер атна да тормады... – дип сөйли башлады да Розалия апа, телефонын иренә бирде. Әни кешегә баласының яу кырында ятып калуы турында сөйләве авыр иде. Сүзне Илназның әтисе дәвам итте:

Кыш көне Украинадан чолганыштан чыкканда, контузия алып кайтты. Минометтан аягы яраланган иде. Бер генә кыйпылчык түгел, анда бик күп иде. «Әти, мин аны үзем «штык-нож» белән актарып төшердем инде», – дип сөйләгән иде. Башта контузия белән дә госпитальгә бармады. «Баш авырта» дип кенә барыйммыни? Анда кулсыз, аяксыз кешеләр йөри, мин нинди йөз белән барыйм», – дип бармады. Монда кайтты. Баш авыртуларына чыдар хәле калмагач, госпитальгә китте. Ике тапкыр ятып чыкты, аны дәвалап бетерә алмадылар инде. «Барыбер барасы, әти. Үземнең иптәшләрем белән барам», – дип китте. Ул Червонопоповка тирәләрендә булган. 

Икенче киткәндә, Илназ башта сугыштан бер яралыны алып чыккан. Монда кайткан сержант сөйләде безгә моны. Икенче тапкыр шул сукмактан тагын кергәндә, өстән ракета төшкән. Илназ яраланган аякларын үзе бәйләгән, жгутлар салган булган. Ачык күкрәк ярасы алган булган, каны агып беткән. Илназ – разведка ротасының өлкән мединструкторы, өлкән стрелок иде. Аны табып алганнар, тик госпитальгә алып барып җиткерә алмаганнар. Ярасы бик зур булган, – дип сөйләде Альберт Хәбибрахманов.

23 яшьлек балаларын җир куенына салган ата-ана хәсрәтен, кайгысын уртаклашу сүзләрен табу мөмкин түгел. Тавышларыннан ук бу ачы яраның әле тиз генә төзәлмәячәге билгеле. Илназ белән Валериянең улына гыйнвар аенда 3 яшь тула.

Әтисенең фотосына карый да: «Әти, әти, минем әтием», – дип йөри инде ул. Әрәм булды инде. Яшьләр харап була бит… Каян гына сабырлыклар табып бетерерсең, – дип өзгәләнде ана йөрәге. 

 

Фото: © «Мамадыш-информ»

«Ата-анасы алдында баш иям»

«Урының оҗмахта булсын, Илназ. Күз каршымда әле һаман да шомырттай кара күзле, кара чәчле бәләкәй Илназ басып тора. Розалия апа белән Альберт абыйга Ходай сабырлык бирсен. Шундый батыр егет үстергәннәр, алар алдында баш иям. 

Илназ бик яхшы егет иде, спорт белән шөгыльләнде. Гомумән, Хәбибрахмановлар гаиләсе – бик тату, күркәм гаиләләрнең берсе», – дип сөйләде безгә Илназның күршесе Айгөл Әхтәмова.

«Илназ кечкенә чагында авылга әбисенә кунакка кайта иде. Җәйге каникулларда бергә уйнап үстек. Илназ гел елмаеп тора иде, күңелле малай иде ул. Инде бераз үскәч тә, авыр вакытларда ярдәм кулын сузып, киңәшләре белән булыша иде. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Нинди генә кыен, авыр хәлләргә тарыса да, бөтенесен елмаю белән каршы алып, дөрес юлны таба белде. Бик ачык егет, аралашучан булды. Илназны искә төшергәндә үк, йөземдә елмаю барлыкка килә. «Ходай яхшы кешеләрне бик иртә алып китә шул», дип әйтә иде минем әби. Хәзер ышандым шуңа… Илназ бик яхшы кеше иде. Тыныч йокласын…» – диде егетнең балачак дусты Гөлзәрия Шакирова

«Күз яшьләрен тыеп булмый»

Озак еллар буе Мамадыш районы хәрби комиссариатында эшләгән Рәкыя Дәүләтшина да үз сүзләрен җиткерде:

Мин үзем Илназны якыннан белмим. Бу хәбәр бөтен Мамадыш халкын тетрәндерде. Илназ бик җаваплы разведка ротасында хезмәт итә. Бик күп сугышчан дусларын ут эченнән чыгара. Кызганыч, үзен Америка ракетасы харап итә. Мамадышлылар Илназ белән горурлана, аның алдында баш ия. Батырлык орденына лаек Илназны соңгы юлга озатканда, күзләрдәге яшьне туктатып булмады. Килгән җитәкчеләргә дә юату сүзләрен табу, кайгы уртаклашу җиңел түгел иде. Илназны үстергән әти-әнисенә, гаиләсенә, нәни улына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Хуш, Илназ, урының җәннәттә булсын, тыныч йокла… – диде ул. 

«116.RU» порталы хәбәрчесе солдатның укытучысы Миңнегөл Камалиева белән дә сөйләшкән:

- Илназ үзенең тормышны, әти-әнисен, туган илен яратуын исбатлады... Аның елмаюы... Мин аны беренче тапкыр ул 5не сыйныфта укыганда күрдем. Укучыларын күрер алдыннан укытучылар да борчыла, ә мин сыйныфка килеп кергәч үк, елмаеп торган малайны күреп, тынычландым. Ул Илназ иде. Ул бу мизгелдә миңа ярдәм иткәндәй булды. 11нче сыйныфка кадәр мондый хис ташламады. Мәктәп коридоры буенча барганда да, елмаеп, каршыма килеп чыгар төсле. Ул һәрвакытта әби-бабайларга ярдәмгә итәргә әзер булды, булышты да. Бакчалар казыша иде. Кеше хәленә керә белде. Аның максаты да бөтен кешегә булышу иде. Медицина училищесына да юкка кермәде.

Укытучы сүзләренә караганда, Илназ Хәбибрахманов тормышны бик яраткан һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә хөрмәт белән караган. Егетне бик ярдәмчел кеше буларак истә калдырганнар.

Ул туганнарына да үзенең гаиләсен, баласын, ата-анасын якларга баруын әйткән. «Без дә булмасак, кем?» – диде ул. Бу сүзләр беркайчан да онытылмас. Мин Илназны үземнең укучыларыма да герой, үрнәк буларак китерәм, – ди укытучы.

Илназ Хәбибрахмановны 30 октябрь көнне туган янында – Мамадышта җирләделәр. Аның белән хушлашырга туганнары, дуслары, укытучылары, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, Илназның гаиләсе, туганнары, танышлары һәм якташлары килгән иде, дип язды «Нократ» газетасы.

Илназ Хәбибрахмановның әти-әнисе, гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100