Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шунда таныштылар, шунда ук үлделәр». Кафеда янып үлгән ир белән хатынның кызы ятим калды

news_top_970_100
«Шунда таныштылар, шунда ук үлделәр». Кафеда янып үлгән ир белән хатынның кызы ятим калды
https://kostroma.sledcom.ru

Костромада «Полигон» кафесында 5 октябрьгә каршы төндә янгын чыкты. Фаҗигадә 13 кеше һәлак булды. Алар арасында ирле-хатынлы Юрий белән Надежда бар. Биредә Надежданың сеңлесе Любовь та үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига сугыштан башлана. Аннары 23 яшьлек Станислав ракетница ала һәм түшәмгә ата. Мизгел эчендә бинаны ут чолгап ала, паника башлана.

Танышлары сүзләренчә, Юрий белән Надежда 6 елдан артык бергә була.

«Юра – балыкчы, игелекле, мәрхәмәтле кеше. Надя кибеттә директор булып эшли, профессионал. Алар кызлары тууын бик озак көтте. Хәзер сабый ятим калды», – ди танышлары.

Юрий белән Надежда шушы ук клубта танышкан булган. «Бу кичтә алар биредә биергә чыга. Гаилә белән ял итәргә җыеналар, бу сирәк була. Һәм кайтмадылар», – дип елый гаилә дусты Любовь.

Надежданың бертуган апасы Любовь шәхси клиникада өлкән шәфкать туташы булып эшли. Фаҗигагә кадәр генә 44 яшьлек бу хатынның ире махсус операциядә һәлак була.

«Люба депрессиядән акрынлап кына чыга, ирен югалту кайгысыннан айныша башлаган иде, бераз гына елмая башлаган иде», – ди дуслары.

Юрий белән Надежданың ятимә кызын әбиләре опекага алыр, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100