Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сумкадан үкчәләре чыгып тора иде». Сусаклагыч буасында хатын-кыз аяклары табылган

news_top_970_100
«Сумкадан үкчәләре чыгып тора иде». Сусаклагыч буасында хатын-кыз аяклары табылган
"Татар-информ" архивы

Санкт-Петербургта коммуналь хезмәт эшчеләре буада сумка тапкан, аның эчендә хатын-кыз аяклары булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хатын-кыз гәүдәсе кисәкләре салынган сумканы 2 ноябрьдә Ижорский буасында табалар.

«Бу хәл 12.20 сәгатьтә Ижорский сусаклагычында булды. Егетләр көймәдә кереп, акваторияне чистарттылар. Участокның уртасы тирәсендә тырмалар сумка тартып чыгарган. Аны ярга алып чыктылар, полиция чакырттык», – дип сөйли эшчеләрнең җитәкчесе Ольга Наумова.

Сумкадан үкчә тырпаеп торган. Ольга сүзләренчә, якында беркем дә булмаган. Хәзер алар бу турыда хокук саклаучыларга сөйләгән.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Хатын-кыз аяклары суда 9-13 көн яткан, дип фаразлыйлар. Хәзер бу урында мәетнең башка өлешләрен эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100