Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сумка селкенә башлады": Алты айлык сабыйны башкала үзәгендә ташлап калдырганнар

"Сумка селкенә башлады": Алты айлык сабыйны башкала үзәгендә ташлап калдырганнар

news_top_970_100
"Сумка селкенә башлады": Алты айлык сабыйны башкала үзәгендә ташлап калдырганнар
Мәскәү үзәгендә бер ир-ат спорт сумкасына салынган сабый баланы тротуарда калдырып киткән. Хәзер табылдык кыз баланың әти-әнисен полиция эзли.  Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

Вакыйга 21 октябрьдә Щепкин урамында була. Кыргызстаннан килгән 22 яшьлек Багуля исемле кыз һәм аның 24 яшьлек Улугбек исемле абыйсы шушы урамга килә (аларның исемнәре үзгәртелгән). Бу вакытта алар озын буйлы ябык кына ир-атны күреп алалар. Ир-атның кулында кара төстәге спорт сумкасы була. Сумка тоткан ир-ат абыйлы-сеңелле туганнар яныннан узып китә. Багуля сүзләренчә, ир-атка карап торышка 25 яшь тирәсе, ул Урта Азия кешесенә охшаган.

Бу кеше сумкасын тротуарга куя һәм үзе тиз генә китеп бара. Багуля һәм Улугбек сумка янына килә. Шул чакта сумка селкенә башлый. Багуля сумканы ачып карый һәм эчтә кечкенә кыз бала булуын күреп ала.

Улугбек ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Багуля аларны көтеп тора. Ә Улугбек исә машинасына утырып, сумканы калдырган ир-атның артыннан куып җитмәкче була. Ләкин ул сумка хуҗасын таба алмый.

Сабый балага алты ай икәне ачыклана. Аны Сперанский исемендәге хастаханәгә алып китәләр. Сабыйның сәламәтлегендә тайпылышлар табылмый, ул үзен яхшы хис итә. 

Хәзер сабыйның әти-әнисен полиция хезмәткәрләре эзли. Сумканы калдырып киткән ир-атны видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Бу кадрларны Россия Тикшерү комитеты күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100