Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шумахер хатын-кызларны бүтән яратмавын игълан иткән

news_top_970_100

«Формула-1»нең элеккеге гонщигы Ральф Шумахер бер җенесле мөнәсәбәтләрдә булуын таныды. РБК язуынча, ул каминг-аут (кешенең җенси яки гендер азчылыкка керүен ачык һәм ирекле рәвештә тану процессы, яки мондый процесс нәтиҗәсе – ред.) ясаган. Ул үзенең партнеры белән төшкән фотосын Россиядә тыелган социаль челтәрдә урнаштырган.

Ральф Шумахер моңа кадәр модель, хәзерге вакытта телевидение алып баручысы һәм автоузышларда катнашучы Коре Бринкманн дигән хатын белән өйләнешеп яшәгән булган. 2014 елда пар аерылышкан. Аларның улы Давид бар.

Ральф Шумахер 1997-2007 елларда «Формула-1» ярышларында чыгыш ясады. Әмма ул һәрвакыт үзенең өлкән абыйсы Михаэль күләгәсендә калып барган. Михаэль 7 тапкыр «Формула-1» чемпионы булган. Шуңа күрә Ральфны «мистер брат» дип йөрткәннәр.

49 яшьлек немецның исәбендә «Король ярышлары» этапларында 6 җиңү бар. Шумахер шулай ук башка серияләрдә чыгыш ясаган һәм карьерасын 2014 елда тәмамлаган.

Хәзерге вакытта Шумахер Ярышлар командасы хуҗасы булып тора һәм вакыт-вакыт телевидениеда автоузышлар буенча эксперт буларак чыгыш ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100