Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сулыйлармы дип, песиләрне тыңлап карадык»: Түбән Камада янгында 43 песи һәлак булган

Түбән Кама районының Зур Афанас авылындагы «Хвостики» шәхси приютында янгында 43 песи һәм бер эт һәлак булган. Бу хакта ишеткәч, тирә-якта яшәүчеләр хәрабәләрне җыештырырга, һәлак булган хайваннарны җирләргә һәм исән калганнарына сыеныр урын табарга булышырга килгән.

news_top_970_100
«Сулыйлармы дип, песиләрне тыңлап карадык»: Түбән Камада янгында 43 песи һәлак булган
социаль челтәрләр

Янгын урыны күрсәтелгән видео җирле пабликларда таралгач, «Бичара хайваннарга ни өчен мондый газаплар?», «Моны карау мөмкин түгел. Кайгыгызны уртаклашабыз», «Икенче көн елыйм инде. Күзне йомсам, күз алдына янгын фотосы килә», — дигән комментарийлар барлыкка килде.

Видеога чыннан да үзәк өзгеч мизгелләр эләккән: янган йорт диварлары, бер өем песи мәете, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең кислород битлекләре ярдәмендә бер мәчене коткарырга тырышуы. Кызганыч, барлык тырышлыклар да бушка була. Волонтер елый-елый йөрәгенә массаж ясаган эт тә һәлак була.

Янгын урынында эшләгән тележурналистлар да күз яшен тыеп тора алмаган. Приют хуҗасы Лира Шәмсетдинованың да йөзе качкан. Шаһитлар әйтүенчә, ул һәлак булган һәр хайванны кулына алган һәм күкрәгенә кысып кочкан.

«Үлгән песиләрне күргәч, үзебез дә чактан гына аңны югалтмыйча калдык. Чабыштык, песиләрне тотып, сулыйлармы-юкмы дип тыңладык… Лирага карау да куркыныч иде. Аллага шөкер, анда ашыгыч ярдәм бригадасы булды. Табиблар хәле начарланган кешеләргә ярдәм итеп торды», — дип сөйләде волонтер Любовь Плеханова.

Лира Шәмсетдинованың ике югары белеме бар, ул һәрвакыт хайваннарны яраткан, аларга ярдәм иткән. Аларны коткару эшен дүрт ел элек башлап җибәргән. Һәрбер песинең тарихы — фаҗига һәм Лира моның берсен дә читләтеп уза алмый. Песиләрнең кайберләрен машина бәрдергән була, кайберләрен исерекләрдән алганнар, кайсыдыр яңа туган килеш куаклар астында кычкырып яткан…

Бераздан песиләрнең саны арта, барысын да асрау өчен урыннар җитми башлый һәм приют турында уйланырга мәҗбүр булалар. Песиләр өчен йорт эзләүләре турында белеп алгач, ул вакытта Зур Афанас авылында эшләгән этләр приюты хуҗасы аларга күрше булырга тәкъдим итә.

«Монда буп-буш җир иде. Гомуми мәйданы — 170 квадрат метрдан күбрәк, әмма безгә бер кисәге генә эләкте. Беренче вакытта безнең песиләр бөтенләй ачык һавада яшәде әле. Соңрак контейнер урнаштырдык та песиләрне шунда яптык, ләкин барыбер кысан иде. Безнең 30 песи янына „мораль банкротлыкка“ чыккан приюттан тагын 50 мәче алырга туры килде. Бик күңелсез хәл, хәтта искә дә төшерәсе килми. 60 мең кредит алдык һәм тагын бер бина төзедек. Кирәк-яракларның да иң арзанын сатып алдык, йортны үз көчебез белән төзедек», — дип исенә төшерде приют хуҗабикәсе.

Лира Шәмсетдинова әйтүенчә, песиләр приютын тәэмин итү, карап тору һәрвакыт бик авыр булган.

«Һәр көн йөздән артык песине ашату, аренда һәм коммуналь хезмәтләргә түләү җиңел түгел. Ай саен моның өчен кимендә 150 мең сум кирәк, узган айда бу бәянең 23 меңен электр өчен генә түләдек», — диде ул.

Лираның барлык песиләре дә паразитларга каршы эшкәртелгән, стерилизацияләнгән, тамаклары тук, лотоклары чиста, ята торган урыннары да уңайлы.

«Мин өйдәге песиләрне дә приюттагыларны ашаткан кебек ашатмыйм. Алар алдында коры ризык гел булды, иртән фарш, кич желе ашыйлар иде. Дәвалау өчен дә акча күп тотылды, чөнки урамда тулысынча сәламәт песиләр сирәк очрый», — диде ул.  

Алар приют хайваннарын йортлы итү белән дә актив шөгыльләнгән. 200гә якын песигә һәм эткә хуҗа тапканнар.

Лира Шәмсетдинова бу янгын турында бик авырсынып кына сөйли.

«Янгын 5 мартта булды. Мин приюттан китүгә ике сәгать узган иде. Көндезге икедә шәһәргә киттем, ә дүрттә миңа шалтыратып: „Бөтен тишек-тошыктан да төтен чыга“, — дип әйттеләр. Шундук кире киттем, телефоннан шалтыратып, ишекне ачарга куштым. Ачмадылар. Чөнки ут этләр яшәгән вольерга һәм тагын 30 песи торган бинага күчәргә мөмкин иде. Бу хәбәрдән соң 20 минут узуга мин шунда идем инде. Анда янгын сүндерүчеләр эшли, бөтен җиргә су сибәләр иде. Ә эчтә гел песи мәетләре…» — дип сөйләде Лира.

Бары тик өч мәчедә генә яшәү билгеләре була. Зур песине коткара алмаганнар. Ике песи баласы исән калган.

«Песи ике баласы белән читлектә утыра иде. Күрәсең, әниләре песи балаларын аннан этеп-төртеп чыгарган һәм алар савытның астына төшеп киткән дә стенага терәлеп калган, ә анда һава кереп торган», — дип аңлатты Лира песи балаларының исән калуын.

Ә этне коткарып кала алмаганнар.

«Эт стерилизациядән соң тернәкләнә иде. Аңа хуҗа табылды. Булачак хуҗасына аның һәлак булуын әйткәч, ул шаккатты», — дип сөйләде Лира.

Бу фаҗига әлеге җирлектә яшәүчеләрне битараф калдырмаган. Мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Түбән Камадан һәм Чаллыдан волонтерлар килә башлаган. Аларга һәлак булган хайваннарны әрдәнәләп диярлек өяргә туры килгән. Һәлак булганнарын күмгәннәр, коткарылганнарын вакытлыча асрау урыннарына җибәргәннәр, хәрабәләрне аралаганнар.

Бу бәлагә Түбән Кама мэры Айдар Метшин да битараф калмаган. Аның карары буенча, янгын урынына махсус техника килгән, аның ярдәмендә волонтерлар бер көн эчендә бу урынны чистарткан, һәлак булган эт-песиләрне күмгән.

«Кабергә такта куйдык. Аны карап торачакбыз», — диде волонтерлар. Шәһәр башлыгы приютка җылытыла торган контейнер алу карары да биргән. Аны бәйрәмнәрдән соң урнаштырырга тиешләр.

Зоояклаучылар әйтүенчә, янгында бөтен азык-төлек запасы, лотоклар, песиләрне күчереп йөртә торган җайланмалар, медицина препаратлары, чистарту чаралары саклана торган хуҗалык блогы да тулысынча юкка чыккан. Волонтерлар приютны аякка бастыру өчен, битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Һәм ике көн дигәндә шушы төбәктә һәм башка регионнарда яшәүчеләр «Хвостики» өчен ярты миллион сум җыйган.

«Хәзер акча турында уйлый да алмыйм. Әмма ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлемен», — дип сөйләде Лира.

«Приютның никадәр чыгымы булуын күз алдына да китерә алмыйсыз. Азык һәм дарулар өчен генә дә күпме акча тотыла! Бу хакта ишетеп кенә белүем түгел. Мин Кама аръягындагы күп приютларга ярдәм итәм. Ирем минем хайваннарга булган мәхәббәтемне аңлый һәм без бергәләп приюттагы хайваннарга азык һәм башка кирәк-яраклар илтәбез. Ачыктан-ачык әйтәм, Лираның приюты иң тыйнагы. Бөтен корылмалар да үз көчләре белән төзелгән, аларга карыйсың да, бизнес-структураларның да, иҗтимагый оешмаларның да ярдәм итмәгәнен аңлыйсың. Чаллыда сукбай хайваннарга күбрәк игътибар бирелә», — дип сөйләде Чаллыда яшәүче Елена Слесарева.

«Лира бик ачык кеше. Ул хайваннар өчен яши. Социаль челтәрләрдә аңа пычрак атуларын күрү бигрәк авыр. Янәсе, ул ничек шушындый фаҗигагә юл куя алган. Әйе, аңа бу фаҗига белән озак яшәргә туры киләчәк. Ләкин ул тәнкыйтьчеләр бер генә көннәрен булса да приютта уздырсалар, Лираның бу хезмәтенә башкача карый башларлар иде. Бу чын батырлык», — дип саный Любовь Плеханова.

«Хвостики» приютында 30 эт һәм песи кала. Бүген аларның иминлеген тәэмин итү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Чөнки беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

«Көзен без электр челтәрен тикшертү өчен махсус электрик чакырган идек. Ул барысы да тәртиптә дип ышандырды. Хәзер барысын да яңадан эшләячәкбез һәм ныгытачакбыз. Түбән Кама администрациясе безгә бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Бу ярдәм бик вакытлы булды, без бик рәхмәтле», — диде Лира Шәмсетдинова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100